Йолдызнамә | 3 – 9 февраль

Кучкар (21.03 – 20.04) Ашыгыч эшләрне тизрәк төгәлләп куегыз: җитәкчегез дә канәгать калыр, ниһаять, шәхси проблемаларга тотынырга да вакыт табылыр. Акча мәсьәләсе бу җиде көн дәвамында бары тик куандырып кына торыр.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Планнарыгызның барып чыгуы өчен сабырлык кирәк. Агым уңаена йөзү бик җиңел, әлбәттә. Әмма, көймәнең ныклыгын тикшерү өчен, кайвакыт җил-давылга эләгүнең дә файдасы юк түгел…

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Сезнең өчен бу атнаның төп кагыйдәләре – беренчедән, күп сөйләшмәскә, икенчедән, юкка-барга “кабынып” китмәскә. Аңлашылдымы? Ә хәзер – эшкә! Проблемаларыгыз тылсымлы таяк сихеренә буйсынгандай хәл ителәчәк, тирәгездәгеләр белән мөнәсәбәтләр искитмәле дәрәҗәдә җылыначак.

Кысла (22.06 – 22.07) Эштә тәнәфесләр ясарга һәм көненә һич югында бер тапкыр саф һавага чыгып керергә тырышыгыз. Юкса нерв күзәнәкләре киеренкелекне сиздерә башларга мөмкин. Атна ахырында зарыгып көтелгән бер хәбәргә, әй, сөенерсез!

Арыслан (23.07 – 23.08) Бик тыныч, рәхәт чор. Хезмәттәшләрегезнең хәер-рәхмәтләренә, җитәкчегезнең мактау сүзләренә күмелерсез. Күккә чөеп мактаудан бер мәлгә башыгыз да әйләнеп китәргә мөмкин әле. Ничек тә егылмаска…

Кыз (24.08 – 22.09) Таркаулык, ялкаулык кебек тискәре сыйфатларны онытырга туры килер. Моңа исә җитәкчегезнең шактый ук каты бәрелүе мәҗбүр итәр. Эшләрегезнең хутка китүенә шул гына кирәк булган икән бит!

Үлчәү (23.09 – 23.10) Сез – бик җаваплы һәм төгәл. Тик бу атнада тирәгездәгеләрдән дә шуны таләп итәргә тырышуыгыз гына… Кайберәүләрнең ачуы чыгар, ә кайберәүләр астыртын гына аяк чалу юлларын эзли башлар.

Чаян (24.10 – 22.11) Бу атнада эшләрегез гөрләп барыр. Хәтта эчпошыргыч хисаплар да үзләреннән-үзләре диярлек язылыр. Гүя күзгә күренмәс дистәләрчә ярдәмче пәйда булганмыни! Читтән акча эшләү буенча бик шәп тәкъдимнәр дә булыр.

Укчы (23.11 – 21.12) Тормышыгызга әйбәт кенә этәргеч бирердәй хәлләр булып алыр. Эчке сиземләвегез тирәгездәгеләр арасыннан берәүнең үзегезгә теш кайрап йөрүен аңлау мөмкинлеге бирер. Бу исә бик дөрес нәтиҗә ясарга ярдәм итәр.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Күңелле генә түгел, шәхси тормышыгыз өчен файдалы да хәлләр көтегез. Эшегездә үзегезне менә дигән итеп күрсәтү өчен мөмкинлекләр бер-бер артлы чыга башлар. Югалып, шикләнеп кенә калмаска кирәк.

Сукояр (21.01 – 19.02) Кесәгез әйбәт үк дәрәҗәдә калынаер. Әмма үзегезне олигархтай хис итеп, акчаны уңга-сулга ыргытырга ашыкмагыз. Кибеттән кибеткә йөрүне ял көннәренә калдырыгыз: моңа кадәр үзегезгә чын мәгънәсендә кирәкле әйберләр исемлеген төзергә дә, өйдәгеләр белән киңәшләшергә дә өлгерерсез.

Балык (20.02 – 20.03) Атна башында үзегезне бер башка үстереп җибәрердәй хәлләр булып алыр. Сезгә бу тормыш дәрте, көч-куәт өстәр. Гомумән, барысы да бик әйбәт булыр, һәммә нәрсәдә гел уңай гына килеп торыр.


Фикер өстәү