Көтәм сине: укучыларыбыз якыннарын эзли

№2746130, 27.01.2020

Садыйкова Фәридәне эзлим фото

Туган елы: 1957

Эзләү урыны: Татарстан республикасы

Эзләү вакыты: 1970 елдан

Исәнмесез, мин Абдрахманова (Юнысова) Гөлзифа. Сеңлем Садыйкова Фәридәне эзлим. Соңгы тапкыр аның янында, Казанның  Сулъяк Болак урамында,  1970 елның җәендә кунак булган идем.  Ул вакытта миңа — 15, аңа 13 яшь иде. Житмешенче елларда   укырга киттем. Адресны югалттым, шуның белән элемтә өзелде. 50 ел үтсә дә,  очрашырбыз дип ышанам. Өметемне өзмим.

Абдрахманова Гөлзифа

 

№ 2745959, 27.01.2020

Сәлахетдинов Иршатны эзлим

Туган елы: билгесез

Эзләү урыны: Татарстан республикасы, Тамбов, Ульян өлкәләре

Эзләү вакыты: билгесез

Әбием Абрамова (Сәлахетдинова) Солтания Хәйдәровнаның  туганнарын эзлим. Ул 1946 елның 4 ноябрендә Татарстан АССРның Чүпрәле районы, Яңа Чокалы  авылында туган. Белүемчә,  аның абыйсы һәм энесе булган. Энесе Иршат исемле.

Максимова Софья

 

№ 2745882, 26.01.2020

Фәрхетдинова Гүзәлне эзлим

Туган елы: 1968

Эзләү урыны: Татарстан республикасы

Эзләү вакыты: билгесез

Балачак дустымны эзлим. 1976-1979 елларда  Әлмәт шәһәренең  1нче мәктәбендә 1нче сыйныфтан 3нчегә кадәр укыган идек.  Гүзәлнең кияүгә чыкканын, хәзер башка фамилия йөрткәнен беләм.  Мәктәптә укыган чагында ул түбәндәге адрес буенча яшәде: Тынычлык урамы, 11нче йорт, 119 нчы фатир.  Алар  ире, кызы һәм улы белән әлеге йорттан Белоглазов урамына күченгәннәр иде.

Кузьмич Ольга


Фикер өстәү