Көтәм сине

№ 2728415, 30.09.2019

Алиев Батразны эзлим фото

Туган елы: 1974

Эзләү урыны: Татарстан республикасы

Эзләү вакыты: 2002 елдан

Әтиемне эзлим. 2002 елның март башында ул абыйсы белән  Татарстанның Нурлат шәһәренә акча эшләргә дип киткән иде.  28-29 март тирәсендә  машинадан төшеп калган да  хәбәрсез югалган. Мин 6 яшьтән әтисез интегәм!  Бик тә табасым килә!  Аны күрер өчен җирнең теләсә кайсы почмагына китәр идем!

Алиева Фатыйма

 

№ 2728284, 30.09.2019

Садыйкова Альбинаны эзлим

Туган елы: 1990

Эзләү урыны: Татарстан республикасы

Эзләү вакыты: 2007 елдан

Элмуродов Алишер Нурмөхәммәтович  үзенең яшьлек мәхәббәте  Садыйкова Альбинаны эзли. Аның белән 2007 елны Казанда очрашкан.  Өч ел бергә яшәгәннәр,  2010 елны  туган җире Үзбәкстанга кайтып киткән.  Аларның 2010 елгы   уртак кызлары — Садыйкова Софья Алишеровна  бар.

Вәлиева Илүзә

 

№ 2728190, 30.09.2019

Агумерова Рузалияне эзлим фото

Туган елы: 1973

Эзләү урыны: Татарстан республикасы

Эзләү вакыты: 2014 елдан

Хәерле көн. Киявем үтенече буенча язам.  Ул әнисен эзли. Соңгы тапкыр Казахстанда күрешкәннәр. 2014 елны юкка чыккан.

Зарифуллин Рифат фото

 

№ 2727537, 24.09.2019

Хәнифне эзлим

Туган елы: билгесез

Эзләү урыны: Татарстан республикасы

Эзләү вакыты: билгесез

Әтиемне эзлим.  Аны беркайчан да күргәнем юк.  Хәниф исемле, якынчы 1960-64 елгы.  Түбән Кама районыннан. Казан ветеринария институтында укыган.   1982-83 елларда, беренче курста укыганда  ипподромда (атлы милиция) эшләгән. Ни кызганыч, фамилиясен белмим.

Сәйфуллина Мария

 

№ 2727401, 22.09.2019

Гайнетдинов Шәйхнурны эзлим

Туган елы: билгесез

Эзләү урыны: Татарстан республикасы

Эзләү вакыты: 1992 елдан

Әбием Матиева Рушания исемле иде. Аның Шәйхнур һәм Мансур исемле ир туганнары булган.  Мин Шәйхнурның хатыны  Әлфия апаны һәм  балалары Илшат белән Илнарны эзлим.  Хәбәр бирсәгез иде.

Матиева Диляра

 

№ 2727207, 20.09.2019

Ашуров Шарофидинны эзлим фото

Туган елы: 1964

Эзләү урыны: Татарстан республикасы, Мәскәү

Эзләү вакыты: 2000 елдан

Әтиемне эзлим.

Ашуров Хуршед фото

 

№2726957, 19.09.2019

Богданова Раисаны эзлим

Туган елы: билгесез

Эзләү урыны: Татарстан республикасы

Эзләү вакыты: 2001 елдан

Мин абзам Богданов Иван Ивановичның хатыны Богданова Раисаны эзлим.  Иван — аның элеккеге ире, ул күптән вафат инде.  Раиса Кыргызстанның Токмак шәһәрендә яшәде, аннан Татарстанга кайтып китте.  Шуннан бирле аның хакында бернәрсә дә ишеткәнебез юк.  Бик тә табасы килә.

Фазлиәхмәтова Юлия

 

№ 2726884, 18.09.2019

Жанов Шәрәфетдинне эзлим

Туган елы: билгесез

Эзләү урыны: Татарстан республикасы

Эзләү вакыты: 1800 елдан

Төркиядән коллегалар  әтисе ягыннан туганнарын эзлиләр. Бабаларының исеме Жанов Шәрәфетдин яки Гарафетдин, бәлки шундыйрак вариантта башкача булырга мөмкин,  1800 еллар ахырында  алар таралышканнар. Туганнары Стамбулда яши.

Жанов Шәрәфетдин

 

№ 2726787, 17.09.2019

Ибраһимов Гумәрне эзлим фото

Туган елы: билгесез

Эзләү урыны: Татарстан республикасы

Эзләү вакыты: 1969 елдан

Әтием Бектимиров Линнур хезмәттәше Ибраһимов (Сөләйманов) Гумәрне эзли.  Алар  Тын океан флотында атом су асты кймәләренең  коткаручы кораблендә хезмәт иткәннәр, хәрби часть — 69099. Гумәрнең  1967 елда Арча районыннан чакырылганын белә.  Инде ничә еллар аны табарга ярдәм итүебезне үтенә. Фамилиясен генә төгәл хәтерләми. Әллә Ибраһимов, әллә Сөләйманов, ди.  Табарга ярдәм итсәгез иде. Алдан ук рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Бектимиров Линнур

 

№ 2726781, 17.09.2019

Мумминов Хәйрулланы эзлим

Туган елы: 1980

Эзләү урыны: Татарстан республикасы

Эзләү вакыты: 2006 елдан

Абыемны эзлим.  Ул 2006 елда югалды.  2005 елны Казанга акча эшләргә китте, шалтыраткалады. Төрле эшләрдә  эшләде. Аннан элемтә өзелде.  Аны  бер ябык өйдә коллыкта эшли дип тә ишеттерделәр.

Хәмидова Нигора

 

№ 2726345, 13.09.2019

Караева Зөләйханы эзлим

Туган елы: 1957

Эзләү урыны: Татарстан республикасы

Эзләү вакыты: билгесез

Әтием  ягыннан туган апам.

Караев Машраф

 

№ 2726323, 13.09.2019

Мингалиев Равилне эзлим фото3

Туган елы: 1968

Эзләү урыны: Татарстан республикасы

Эзләү вакыты: 1988 елдан

Без аның белән  Әфганстанда хезмәт иттек.  Кандагарда, ГСМның 9 ротасында  1987 елның көзендә танышкан идек.  Мин аның бары тик Татарстаннан икәнлеген генә беләм.  Без засадага эләктек тә, ул яраланды.  Аны  әллә Ташкентка, әллә Мәскәүгә госпитальгә җибәрделәр.   Миңа хат та җибәргән иде. Шуннан соң элемтәбез өзелде.

Осланов Нурболат

 

№ 2725561, 05.09.2019

Холбобоев Юсуфны эзлим фото

Туган елы: 1951

Эзләү урыны: Татарстан республикасы, Самара өлкәсе

Эзләү вакыты: 2000 елдан

Ул  Татарстанның Алексеевск районында таксист будып эшләде.  Мадиева Чамила исемле хатыны (якынча 1963 елгы),  Кадреддин, Диләфрүз, Замирә исемле өч баласы бар иде. Алар Алексеевск районының Көрнәле авылында яшәделәр.  2000 елның 26 августында аның машинасын Казан – Базарлы Матак юлында янып беткән  килеш таптылар. Кешесе булмаган. Мин – аның Таҗикстандагы хатыны, ике балам бар.

Кодирова Хокимой фото

 

№ 2724828

Хәкимов Арсланны эзлим, 28.08.2019

Туган елы: 1973

Эзләү урыны: Татарстан республикасы, Мәскәү

Эзләү вакыты: 1998 елдан

1999-2003 елларда  Уфа шәһәре янындагы Алкино 2  яшерен частьта прапорщик булып хезмәт итте.

Хәкимова Роза

 

№ 2621593, 29.08.2017

Билгесез Билгесез

Туган елы: 1965

Эзләү урыны: Татарстан республикасы

Эзләү вакыты: 1965 елдан

1960 елларда Коновалов Вячеслав Алексеевич белән очрашып йөрдем.  Балага  уздым.  Соңга калып кына йөклелекне өзәргә туры килде.  Бу 1965 елның гыйнвары яки феврале иде.  Әлеге  хәл  Зур Кызыл урамындагы ГИДУВның гинекология бүлегендә булды.  Аннда минем тутам Артемьева Анна Федоровна  шәфкать туташы булып эшли иде. Ул миңа, бала тәрәзә төбендә калган да туңып үлгән, диде.  Икенче көнне мин аңа баланы күмәргә кирәклеге турында искәрттем.  Ә ул, аны каядыр алып киттеләр,  диде дә  миңа башка  сүз әйтмәде.  Ул китеп барды, тора-бара мин бу хакта оныттым.

2016 елның 27 октябрендә икетуган апам Оленина Мария Васильевна миңа баламның исән-сау икәнлеген әйтте.    Шул көннән бирле мин бик дулкынланам, дөресме- юкмы дип, һаман шул хакта уйланып йөрим.  Баламны табарга телим.

Шустова Евдокия

 

№  2621169, 25.08.2017

Мәхмүтова Маһинурны эзлим

Туган елы: билгесез

Эзләү урыны: Татарстан республикасы, Үзбәкстан, Ташкент шәһәре

Эзләү вакыты: билгесез

Әтием ягыннан 1935-1936 елгы әбием Мәхмүтова Маһинурны эзлим. Әтием —  Хөснетдинов Илгиз Шәмсунович. Мәхмүтова Маһинур Үзбәкстанның  Ташкент шәһәрендә яшәгән. Татарстанның Мамадыш районындагы Югары Кыерлы (Верхний Берсут)  авылында туган.  Улын (минем әтиемне) каенанасына калдырып,  кияүгә чыккан һәм Үзбәкстанга китеп барган. Әтиемне   бабам үзенә алган, өйләнгән. Шулай итеп, әтием үги әни белән үскән.  Әбиемнең балалары күп икәнлеге билгеле. Бәлки, эне-сеңелләремне табарга насыйп  булыр.

Сафиуллина Ләйлә

 

№ 2620427, 18.08.2017

Измайлов Абдуалимны эзлим

Туган елы: 1936

Эзләү урыны: Татарстан республикасы

Эзләү вакыты: 1979 елдан

Казанда туып үскән.  Беренче никахыннан өч кызы бар.  Минем әни белән никахлары рәсми төстә теркәлмәгән.

Осипова Эльза

 

№ 2619795, 13.08.2017

Шәрипов Илгизне эзлим фото 2

Туган елы: билгесез

Эзләү урыны: Татарстан республикасы

Эзләү вакыты: 1967 елдан

Армиядә бергә хезмәт иткән дустымны эзлим. 1963-67 елларда Төньяк флотта хезмәт иттек. 1967 елның гыйнварыннан  25 октябренә кадәр  адмирал Владимирский Лев Анатольевич  җитәкләгән махсус Экваториаль экспедициядә  катнашты.   Безнең хезмәт иткән урын – АПЛ К -128, командир Шаров Петр Федорович, 1930 елгы, хәрби часть — 63854. Шәрипов Илгиз Татарстанда яшәде.

Щербак Василий

 

№ 2619758, 18.08.2017

Рәүпов Шәнгәрәйне эзлим фото

Туган елы: 1966

Эзләү урыны: Татарстан республикасы

Эзләү вакыты: 2002 елдан

Без 2001 елны  әти-әни белән Ставрополь краеннан Түбән Кама шәһәренә күчеп килдек.  Яшәргә урыныбыз булмау сәбәпле, танышларыбызда тордык.  Әти эчә башлады. Әнинең  ике юлы бар иде: беренчесе —  аның белән китеп, ике бала белән урамда калырга, икенчесе – әтине куып чыгарырга.  Ул икенчесе сайлады.  Әти шуннан соң базарда йөкче булып эшләп йөрде.  Аннары, апам әйтүенчә,  ташчы булып Яңа Чишмә районында эшләгән.  Ул аннан бер тапкыр безнең янга килгән булган. Апам аны 2002 елның 31 декабрендә күргән.  Яхшы киенгән булган.  Гафу үтенгән һәм китеп барган. Шуннан соң күренмәде.

Рәүпов Абдурәүф фото

 

№ 2619402, 10.08.2017

Юсупов Таһирны эзлим

Туган елы: 1960

Эзләү урыны: Татарстан республикасы

Эзләү вакыты: 2002 елдан

Әтиемне табарга ярдәм итүегезне сорыйм.  Миңа аның Казанда яшәгәнлеге билгеле.  Шулай ук аны кызы Юсупова Олеся үтергән дип тә ишеттем. Әтиемнең исәнме-юкмы икәнлеген беләсем килә. Булмаса, каберен табасы иде.  Казанда  Гуля, Неля, Зилә исемле кыз туганнарым барлыгы да билгеле.

Юсупова Екатерина фото

 

№ 2619401, 10.08.2017

Юсупова Олесяны эзлим

Туган елы: 1984

Эзләү урыны: Татарстан, Чуашстан  республикалары

Эзләү вакыты: 2002 елдан

Бертуган кыз туганымны эзлим. Әтиемне үтереп, Чуашстанда колониядә утырганы билгеле.  Бу дөресме-юкмы икән? Шуны беләсе иде.

Юсупова Екатерина

 

№ 2619384, 09.08.2017

Шәмсетдинова Данияне эзлим

Туган елы: билгесез

Эзләү урыны: Татарстан  республикасы

Эзләү вакыты: билгесез

Данияне  әнием эзли. Ул – фотода кәләш.  Ни кызганыч, әнием хәзер бик хәтерләп бетерми. Әмма алар яшь чакта дуслар булганнар.  Бергә Тукай урамындагы тегү фабрикасында эшләгәннәр.  Фотога  1975-76 елларда төшкәннәр. Тагын Даниянең әти-әниләрендә, Арча  районының Әтнә авылында кунакта булганнарын хәтерли.

Ярмиева Лилия

 


Фикер өстәү