Кайбер ветераннарга 75 мең, кайберләренә 50 мең сум биреләчәк

Россия Президенты сугыш ветераннарына бер тапкыр акча бирү турында Указны имзалаган. Акча күләме, ветеранның нинди категориягә керүенә карап, 50 мең сумнан 75 мең сумга кадәр тәшкил итә. Россия Хөкүмәте Җиңү уңаеннан акчаның кайчан биреләчәген хәл итәчәк.

Кемгә күпме акча бирелә?

75 мең сум

* сугыш инвалидларына һәм ветераннарга

* элекке концлагерь-гетто тоткыннарына

* сугышта катнашучыларның тол хатыннарына

* тыныч тормышта вафат булган сугышта катнашучыларның тол хатыннарына (тол ирләргә)

50 мең сум

* тыл хезмәтчәннәренә

* элекке концлагерь-геттоларның балигъ булмаган тоткыннарына


Фикер өстәү