Карга пилмәннәре

Узган ел Татарстан авылларында 45 кулланучылар кооперативы барлыкка килгән. Аларның матди-техник базасын ныгыту өчен дәүләттән 75 миллион сум акча бирелгән. Рәсми мәгълүматларга караганда, кооперативларның саны өч йөзгә якынлашып килә. Тик эш нәтиҗәләре генә төрлесенең төрлечә. Арада зур авырлык белән беренче адымнарын ясаучылар да, уңышлы гына эшләп китүчеләр дә бар.

Әлки районының Карга авылында озак еллар әзерләүләр пунктында эшләүче Илсур Гыйбадуллин әйтүенчә, кооператив төзелгәнче, шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән күп төрле продукция сатудан алынган керемнең шактый өлеше арадашчылар кесәсенә кереп барган. Шуның аркасында күпләп терлек-туар асрауның, яшелчә, җиләк-җимеш җитештерүнең мәгънәсе калмады. Яшьләр авылдан китү ягын карый башлады.

Ә бит Карга авылында яшәүчеләр элек-электән үзенең уңганлыгы, булдыклылыгы белән дан тоткан. Кайчандыр 900гә якын кешесе булган авылда бүген нибары 307 кеше яши. Хуҗасыз йортлар саны да арта башлаган.

Каргалыларның теңкәсенә тигән күп төрле гаделсезлекләр шушы авылда туып үскән “Алексеевск юл төзү” идарәсе җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевне дә битараф калдырмаган, күрәсең. Аның теләктәшлеге һәм матди ярдәме белән авылның бер төркем кешесе кулланучылар кооперативы булдыруга алынган. Авыл читендәге ташландык бинаны тулысынча аякка бастырып, шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән продукцияне үзләре эшкәртеп сата башлаганнар.

Әлки районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе рәисе Роберт Гадиев әйтүенчә, “Әлки” кооперативы чагыштырмача яшь булса да, шәхси хуҗалыклар эшчәнлегенең барлык юнәлешләрен дә колачлый. Пайчылар саны исә 38гә җиткән. Кооператив шәхси хуҗалыклар белән үзара килешүләр төзеп, аларда җитештерелгән күп төрле продукцияне чагыштырмача югары бәядән сатып ала, аларга төрле ярдәм күрсәтә башлаган.

– Утыз елдан артык шушы авыл җирлеге башлыгы булып эшлим. Төрле вакыт булды. Кооператив төзелгәннән соң, халык күңелендә өмет яңарды. Янәшәдә генә шундый кооператив эшләп торганда, авыл халкы мал-туарны тагын да күбрәк асрый башлады, – ди җирлек җитәкчесе Рамил Минһаҗев.

Хәер, бу кадәресен без дә күрдек. Авыл урамына керү белән ишегаллары тулы мал-туар күзгә чалына. Газыйм Гатин йорты янына махсус тукталып, санап карамаган булсам, бәлки ышанмас та идем: Газыйм аганың шәхси хуҗалыгында 35 ат кына бар! Өстәвенә өч дистәдән артык мөгезле эре терлеге (шуның 17се – савым сыер), әллә никадәр сарык, йөзләгән кош-корт асрыйлар икән.

– Элегрәк елларда итне кая тапшырырга белмичә аптырый идек. Хәзер әнә кооперативка әйтүең белән, үз машиналары белән килеп алалар. Бәясе – алыпсатарларныкыннан күпкә югары. Берничә көн эчендә акчасын бирәләр, – ди Газыйм ага.

Авыл кешесе эштән курыкмый. Керем белән чыгымны да чагыштыра белә. Терлекне дә үзенә зыянга асрыйсы килми. Файдасын белгәч, авылда күпләп мал-туар асраучылар арткан. Рәшит Гайнетдиновның шәхси хуҗалыгында хәзер егермеләп мөгезле эре терлек бар. Дистәләгән мал-туар асраучы Мансур Гатин, Шәүкәт Галиев кебекләр, итне кая куярбыз икән, дип тә баш ватмый. Әйтик, Мансур Гатин узган ел кооперативка – 11, Шәүкәт Галиев шәхси хуҗалыгы 8 үгез тапшырган. Кооперативның ит эшкәртү цехы ай саен 30–40 баш мөгезле эре терлек кабул итә ала.

Хәер, шәхси хуҗалыкларда терлек-туар гына түгел, йөзәрләгән баш каз, башка төр кош-корт асраучылар бу авылда да шактый икән. Үзенең “Каз өмәләре” белән дә дан алган авыл ул.

Ит эшкәртү цехы җитәкчесе Гүзәл Хәсәнова әйтүенчә, узган ел кооператив хезмәткәрләре 72 тоннадан артык ит эшкәртеп саткан булса, быел аның күләме бермә-бер артачак. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Татарстан кулланучылар җәмгыяте ярдәме белән алынган күчмә кибетләр тирә-як авылларга гына түгел, күрше районнарга да хезмәт күрсәтә. Узган ел Әлки, Алексеевск, Чистай һәм башка район халкына 285 тонна ипи һәм камыр ризыгы сатканнар.

Кооперативның яңа ачылган ике кибетендә халыкка нәрсә кирәк – шул бар. Кибетче Айсылу Вахитова әйтүенчә, халык аеруча Карга авылы пилмәннәре, тутырма һәм казылыкларны яратып ала. Кооператив оешканнан бирле, хуҗасыз йорт янындагы бакчаларны да “эшкә җиккәннәр”. Кайсында бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә, яшел суган үстерәләр. Озакламый файдалануга тапшырылачак теплицада ел әйләнәсе төрле яшелчә үстерү планлаштырыла.

Җирлек җитәкчесе әйтүенчә, соңгы берничә елда авылда мини-фермаларның саны да арта. Каралты-кура төзү өчен узган ел авылның сигез хуҗалыгына дәүләт 400әр мең сум субсидия биргән. Күпләп терлек асраучы Илсур Миңнебаевка да озакламый шундый бәхет елмаерга тора. Мал-туар саны артканнан-арта барганда, авылның йөзе дә үзгәрә.

Кооператив оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе – “Эдем” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчесе Гөлнур Сафина сүзләренә караганда, бүген алар Карга авылының утызга якын кешесен эшле иткән. Чагыштырмача кечкенә генә авыл өчен бу – аз түгел. Айлык хезмәт хаклары да эш нәтиҗәләренә карап 21–23 мең сумнан арта.

Ит эшкәртү цехы җитәкчесе Гүзәл Хәсәнҗанова әйтүенчә, узган ел алар 72 мең килограмм ит эшкәртеп, 25 миллион сумлык төрле продукция җитештергән. Киләчәккә планнары тагын да зуррак. Пилмән ясау осталары һәркайсы үз эшенә күңел җылысы куша. Шуңа да Карга пилмәннәрен тирә-як районнарда гына түгел, башкала халкы да яратып куллана. Пилмән ясаучы кызлар үзләре дә шатланып туя алмый. Авылда даими эш, яхшы хезмәт хакы, киләчәккә өмет булгач, ничек сөенмисең?

Камил Сәгъдәтшин


Фикер өстәү