Казан бистәләрен «үги» итмәскә: анда яшәүче халыкка уңайлы шартлар тудырырга җыеналар

Казан шәһәре Думасы утырышында мэр Илсур Метшин агымдагы елга эшчәнлекне әнә шулай тәгаенләде. Дөрес, бу 2020 елда башкарасы эшләр егерме генә дигән сүз түгел, бары тик өстенлекле юнәлешләрне генә билгеләү. Утырышта катнашкан Президент Рөстәм Миңнеханов та, хәл итәсе мәсьәләләр бәлки, ике йөз, бәлки, ике меңдер, диде. Эшкә тотынгач, аның дистәләгән башка проблемалары да ияреп чыга бит әле. Шуның өстенә елдан-елга аякка ияреп, итәктән тартып торганнары да байтак.

Башкалабызның икътисади үсешенә килгәндә, җитештерү сәнәгате – үсештә. Илсур Метшин әйтүенчә, икътисадка инвестиция кертү күләме дә арткан. Саннарга таянсак, ул 3 процентка артып 206 млрд сумга җиткән. Икътисади күрсәткечләрнең югары булуы, иң беренче чиратта, Казан вертолет заводы, Казан авиация заводы эшчәнлеге белән бәйле. Шулай ук оптика-механика һәм компрессорлар җитештерү заводы планны арттырып үтәгән. Әлеге уңышлар, әлбәттә, җитештерүдә заманча техника һәм яңа алымнар куллану белән бәйле.

Шәһәрдә уртача хезмәт хакының республика күрсәткечләреннән югары булуы да әйбәт. Әмма, шул ук вакытта, Рөстәм Миңнеханов 297 оешма һәм предприятиедә минималь хезмәт хакы күләменнән дә азрак акча түләнүен әйтте. Урта һәм кече эшмәкәрлектә яхшы якка үзгәрешләр бар, тик яңадан “шул ук вакытта” дигән сүзләрне кулланмый булмый. Саннарга күз салсаң, мәсәлән, эшмәкәрләрнең 37 проценты үзләрендә эшләүчеләрнең санын кыскартырга ниятли икән. Эш алып бару кыенлаша, дип зарланучылар да бар.

Башкаланың абруен һич кенә дә төшерәсе килми. Казанның яшәү өчен иң уңайлы шәһәрләрнең берсе булуы беркемдә дә бәхәс тудырмыйдыр. Чит-ят җирләрдән килүчеләр дә Казанга югары бәя бирә. Инде менә, Ходай кушып дигәндәй, планга кергән яңадан-яңа торак йортлар да калкып чыкса, ишегаллары, юллар тагын да рәтләнсә, Казан бөтенләй карап туйгысыз булыр иде. Соңгы вакытта “общественное пространство” дигән сүз модага керде. Татарчалап әйтсәк, “иҗтимагый мохит” була инде. Ягъни, мәсәлән, Казанда хезмәт иясе халкы ял итеп, табигать белән хозурлансын өчен 6 урынны: Черек күл, Түбән Кабан күле яр буйларын, Авангард урамындагы һәм Юнысов мәйданындагы бакчаларны, Юдинода Тимер юлчылар мәдәният йорты әйләнәсен “кеше рәтенә” кертмәкчеләр. Юл-транспорт челтәрен дә төзекләндерәчәкләр. Быелгы планга 46 юлны төзекләндерү кергән инде.

Әмма шуңа карамастан, юл мәсьәләсендә кул җитмәгән урыннар шактый әле. Моны мэр Илсур Метшин да, Президент Рөстәм Миңнеханов та яшермәде. Сүз шәһәр читләрендәге бистәләр турында бара. Алар шәһәргә керсә дә, анда яшәүчеләр үзләрен еш кына үги бала кебек хис итә. Чөнки, бистәләрдә инфраструктуралар, ягъни социаль объектлар юк һәм бөтен халык калага агылырга тиеш була. Әмма агыласы урынга кеше “бөке”ләргә килеп терәлә. Бу хәлне Президент “наше упущение” дип бәяләде, ягъни “алдагысын алдан киртәләп” бетермәгәнбез. Инде соң булса да уң булсын дип, эшкә керешмәкчеләр. Президент фикеренчә, хикмәт юлларның нинди хәлдә булуында гына түгел, шәһәр яны бистәләренең үзендә дә эш урыннары булдыру турында уйларга кирәк. Бу мәсьәләдә мэр белән Президентның фикерләре туры килә иде. Хәер, алар арасында фикер төрлелеге була да алмый. Президент шәһәр проблемаларыннан беркайчан да читләшмәде, ә Илсур әфәнде үз вазифасын тиешенчә башкарып килә.

Утырыш барышында Президент тарафына рәхмәт әйтүләр дә, кул чабулар да шактый мулдан булды. Монысына баштарак елмаясы килеп, үземне КПСС съездында катнашкан кебек хис итеп утырган идем. Әмма мэр Президентның турыдан-туры ярдәме белән эшләнгән эшләрне саный башлагач, депутатларның кул чабуларын ихластан рәхмәт белдерү дип кабул иттем.

Риман Гыйлемханов

Гөлнара Зиннәтуллина фотосы


Фикер өстәү