Казан кешесе лимонария булдырган

Казанның Поповка бистәсендә яшәүче Нәзимә Каюмова теплицасында чып-чын лимонария булдырган. Беренче лимонны 30 ел элек утырткан булган ул. Бүген исә аларның саны 300 төпкә җитә. 1-1,5 метр биеклектә үсә торган Павловский сорты ел әйләнәсе 50-60ар данә җимеш бирә.

– Сырхауханәдә шәфкать туташы булып эшләгән вакытта санитаркам чәй эчәргә гел лимон алып килә иде. Әнисе үстерә икән. Шуннан соң мин бер генә ботагын булса да алып кил әле, дип сорадым. Ботактан китми ул, ди санитаркам. Минеке китә, дидем. Һәм чыннан да лимоннарым бик әйбәт итеп үсеп китте, – дип искә ала Нәзимә апа ул вакытларны.    

Нәзимә апа әйтүенчә, аның әнисе дә гөлләр үстерергә бик яраткан. Үзе дә кечкенәдән үк бакчада гөлләр, чәчәкләр үстерергә омтылган. Әтисе дә еш кына кызы турында: “Син, кызым, мичуринчы булырсың әле. Кулың җиңел. Таяк утыртсаң да үсеп китәр иде”, – дип әйтә торган булган.

Башта ул лимоннарны тәрәзә төбендә үстерә. Соңрак теплицага җылы кертеп, тулы бер лимонария булдырган.

– Алар минем балаларым шикелле. Бик яратам. “Җаныкайларым” дип сөйләшеп тә йөрим, – дип елмая хуҗабикә.

– Эштән күңелсезләнеп кайтсаң да, кәеф булмаса да, шушында керсәң, күңелгә тынычлык алам, – ди Нәзимә апаның ире Илгизәр абый да.

 

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү