Казанда Әмирхан Еники истәлегенә мемориаль такта ачыла

2020 елның 14 февралендә 11:00 сәгатьтә Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еники истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы узачак. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Истәлек тактасы язучы озак еллар яшәгән йорт диварына – Казан шәһәре, Чехов урамы 53 йорт адресы буенча урнаштырылган.


Фикер өстәү