Казанда өченче көн рәттән температура рекорды куелды

Синоптиклар инде өченче көн рәттән Казанда температура рекордын теркәп бара. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

19 февральдә Татарстан башкаласында температура +2 градуска кадәр күтәрелде, ул алдагы абсолют максимум — 1963 елгы +1,8 градустан, ә 20сендә +3,4 градуска кадәр җитеп, 1995 елдагы +2 градус рекордыннан артып китте.

Бүген, 21 февральдә, термометр баганалары Казан метеостанциясендә – +4,8 градуска кадәр, Казан-Аэропорт авиация станциясендә – +5,7 градуска кадәр, ә Казан-Сокол авиация метеостанциясендә +5,6 градуска кадәр күтәрелде.

Алдагы абсолют максимум 62 ел элек билгеләнгән иде — 1958 елда Казан метеостанциясендә 3,5 градус җылылык температурасы теркәлгән.


Фикер өстәү