Казанда хатынын үтергән көнче ир судка килә алмаган

Казанда көнчелектән хатынын буып үтергән күп балалы әтине хастаханәгә озатканнар.

Бүген Совет районы судында узган елның августында хатынын үтергән Казан Отеллосы — Айрат Бакиров эше буенча шаһитлардан сорау алырга тиешләр иде. Әмма суд утырышы башланыр алдыннан ир-атны хастаханәгә озатулары хакында билгеле булды, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Судта хәбәр итүләренчә, күптән түгел Бакировның йөрәге авырта башлаган һәм аны хастаханәгә салырга туры килгән.

Фаҗига узган елның 2 августында Казанның Константиновка бистәсендә булган иде. Көнчелек аркасында туган низагтан соң ир хатынын кер бавы белән буып үтергән. Аннан соң ул гаебен әйтеп, полициягә хәбәр иткән. У әлеге гамәлен хатыны башка иргә китәчәге турында әйткәннән соң кылганлыгы әйткән.

Бакировларның 10, 7 һәм 5 яшьлек кызлары бар. Бакировка өй аресты билгеләнгән иде.


Фикер өстәү