Казанда Согуд Гарәбстаны һәм Төрекмәнстан консуллыгы ачылачак

Казанда Согуд Гарәбстаны һәм Төрекмәнстан үз консуллыкларын ачарга планлаштыра. Тиешле инициативалар федераль министрлыкларда һәм ведомстволарда эшләнә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россиянең Казандагы Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Радик Вахитов сөйләде.

«Сораулар дәүләтара дәрәҗәдә җайга салынгач, урыннарда эш башланачак, һәм вәкиллек Согуд һәм Төрекмәнстан хезмәттәшләренә һәртөрле ярдәм күрсәтәчәк», — диде ул.

Узган ел Татарстан башкаласында Үзбәкстанның Генераль консуллыгы ачылды. Аның ярдәмендә Казаннан Үзбәкстан шәһәрләренә рейслар саны арткан, үзбәк мәдәният үзәге ачылган, гражданнарны кабул итү актив алып барыла, дип өстәде Вахитов.

Моннан тыш, Казанда Төркия, Иран, Казахстан, Венгрия, Кытай генераль консуллыгы, Белоруссия илчелегенең Россиядәге бүлеге эшли, Франция, Испания, Белоруссия, Македония һәм Намибиянең мактаулы консуллары үз эшчәнлеген алып бара.


Фикер өстәү