Казаннан Кукмарага кадәр шәһәр яны поездында яңа туристик маршрут ачылды

Татарстанда Казаннан Кукмарага шәһәренә кадәр яңа туристик поезд маршруты ачылды. Көн саен Татарстан башкаласыннан Кукмара ягына — тугыз, Кукмарадан Казанга сигез поезд йөри. Бу хакта журналистларга «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе генераль директоры Азат Әхмәтшин хәбәр итте.

«Пассажирларга хезмәт күрсәтү белән бергә, туризмны үстерү — компания эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе. Без пассажирларга шәһәр яны поездлары йөри торган участоклардагы истәлекле урыннар хакында мәгълүмат бирәбез», — дип искәртте ул.

Татарстан башкаласыннан Кукмара ягына түбәндәге электричкалар йөри: № 6924, 6926 һәм 6438 Казан — Кизнер, № 6420 Казан — Кукмара, № 6422, 6424, 6410 һәм 6440 Казан — Сосновка, № 6428 Казан — Нократ Аланы. Бертуган Комаровлар тукталыш платформасында электричкадан төшүе уңайлы.

Кукмарадан Казан ягына сигез шәһәр яны поезды йөри. Алар: № 6421, 6427, 6429 һәм 6431 Сосновка — Казан, № 6423, 6923 һәм 6925 Кизнер — Казан, № 6425 Кукмара — Казан.


Фикер өстәү