Казанның җир өсте юл кичүләрендә лифтлар эшли башлармы?

Казанның Карбышев һәм Комаров урамнарындагы җир өсте кичүендә лифтлар эшли башлаячак.

Татарстанның Югары суды әнә шундый карар чыгарган. Моңа кадәр бу кичүләрдә физик мөмкинлеге чикле кешеләр өчен лифтлар булса да, алар эшләми иде. Казанда яшәүче инвалид бала үстерүче Юрий Никишин күп еллар суд юлын таптаган. Ниһаять, теләгенә ирешкән. Казан җитәкчеләре исә лифтларны туктатуны вандалларга сылтый.

– Бала белән юл аша чыга алмый идек. Бик тә ашыгыч булган җиргә барганда, урамда чит кешеләрдән ярдәм сорый идем. Хастаханәгә бару, туганнарга йөрү бөтенләй онытылды. Бар да юл аша чыгып булмаганга килеп тоташа. Арбада хәрәкәтләнүче кешеләр өчен лифтлар бик кирәк. Йөри торгач, мине ишеттеләр, – ди Юрий.

2013 елда юл өсте кичүләренә куелган лифтлар халыкка озак хезмәт күрсәтми. Әмма шулай да заманында әзрәк эшләп алды алар. «ВТ» хәбәрчесенең дә кечкенә бала белән шул лифтта бер тапкыр менгәне булган. Әмма Казан халкы бу лифтларның бер дә эшләп карамаганнары да булды, ди. Четаев һәм Әмирхан киселешендәге бер урамда яшәүче Гөлназ Салихова инвалид кызы белән берничә шундый җир өсте кичүенә кергән булган. Әмма берсендә дә баласын лифт белән алып менә алмаган. 2014 елда бу лифтлар бөтенләй эшләүдән туктагач, машинага утырган.

– Инвалид балалы кешегә бер дә җиңел түгел. Үз хокукымны даулап йөри торган кеше түгел мин. Шуңа да кул селтәдем. Әмма лифтлар эшләсә, яхшы булыр иде. Олы яшьтәге кешеләр дә бар бит. Алар баскычтан менү авыр булганга, машина юлына чыгып харап була. Эшли башласа, мин дә бала белән шул лифтларга утырыр идем. Кайчак юл аркылы урнашкан сәүдә үзәгенә барыр өчен ярты Казанны әйләнергә кирәк, – ди ул.

Казанда җир өсте юлларындагы лифтлар эшлиме? Бу хакта Казан мэриясенең матбугат үзәгенә шалтыратып белештек. Тиздән тагын 10 урында лифтлар эшли башлаячак икән.

– Узган ел ахырында Чишмәле, Сахаров, Әмирхан, Фәйзи урамнарында – икешәр, Ямашев, Тихомирнов урамында берәр платформада лифтлар төзекләндерелә башланды һәм озакламый эшли башлаячак, – ди алар.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: kazanfirst.ru


Фикер өстәү