Кемгәдер – мактау, кемгәдер шелтә эләкте

Чәчү кампаниясен уңышлы башкарып чыгу, файдаланмый торган авыл хуҗалыгы җирләрен контрольгә алу, хәләл продукцияне читкә күбрәк чыгару. Бүген республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясендә әнә шул һәм башка мәсьәләләр күтәрелде. Сөт күп җитештергән районнар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның мактавына лаек булса, аз җитештергәннәренә шелтә эләкте.

Киңәйтелгән утырышка кадәр иң элек Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, министр Марат Җәббаров, район башлыклары һәм башка кунаклар “ТатАгроЭкспо” күргәзмәсен карап чыкты. Ул тармакның барлык өлкәләрен дә колачлаган иде: авыл хуҗалыгы техникасы, җиһазлар һәм запас частьлар, үсемлекләрнең саклау чаралары һәм ашламалар, орлыклар һәм башкалар. Моннан тыш, елдагыча, күргәзмәдә республика фермерларының да продукцияләре тәкъдим ителгән иде. “Татпотребсоюз” оешмасы исә Президентны һәм башка кунакларны тәмле борай һәм ит бәлеше белән сыйлады.

Болардан кала, күргәзмәдә аграр тармакның 100 еллык тарихына багышланган театральләштерелгән экспозиция дә әзерләнгән иде. Бөек Ватан сугышына багышланган махсус стенд та оештырылган иде.
Әлеге күргәзмә өч көн дәвамында эшләячәк. Биредә Татарстан, Россия төбәкләреннән, чит илләрдән 150 дән артык эскпонат тәкъдим ителгән.

Язманы тулысынча тиздән сайтта укып булачак.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү