Кешене эшкә алу яки азат итү турында белешмә кайчан тапшырылырга тиеш?

2021 елның 1 гыйнварыннан оешмалар кешене эшкә алу яки азат итү турында белешмәне Пенсия фондына бер эш көне эчендә тапшырырга тиеш. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында электрон хезмәт кенәгәсенә күчүгә багышланган брифингта Россия Пенсия Фондының Татарстан буенча идарәсе башлыгы Эдуард Вафин әйтте.

Аның сүзләренчә, кеше оешмага эшкә урнашкан яки вазифасыннан киткән датадан исәпләп, бер көн эчендә мәгълүмат пенсия фондына юлланырга тиеш.

Эдуард Вафин, шулай ук, 2020 елның 1 гыйнварыннан оешмалар иминиятләштерелгән затларның эшчәнлеге турында белешмәләрне Россия Пенсия фондына ай саен хисап аеннан соң килгән айның 15еннән дә соңга калмыйча тапшырырга тиешлеген искәртте. «Быел электрон хезмәт кенәгәләре турында беренче хисап Пенсия фондына 2020 елның 15 февраленә кадәр тәкъдим ителә», — диде.

Хисапны электрон рәвештә тапшыру өчен, эш белән тәэмин итүче үзенең элемтә операторы аша яки пенсия фондына мөрәҗәгать итеп, электрон документлар әйләнешенә тоташуга гариза тапшырырга тиеш.

Эдуард Вафин, белешмәләрне тапшыру сроклары бозылган яки дөрес, төгәл булмаган мәгълүмат юлланган өчен, хезмәт инспекциясе административ җаваплылык билгеләгәнен искәртте.

Электрон хезмәт кенәгәләренә күчеш авырлыкларына юлыкмас өчен, Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге 2019 ел азагыннан ук аңлату эшләре үткәргән, белешмәлекләр әзерләгән.


Фикер өстәү