Климатолог җәйнең нинди буласын әйтте

Аномаль җылы кыштан соң Россиягә уртача җәй киләчәк, дип белдерде Воейков исемендәге Баш геофизик обсерваториянең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Андрей Киселев. Бу хакта Ura.ru га сылтама белән «Известия» яза.

«Мөгаен, табигать урта температураларның югары күтәрелүе булмасын өчен вәзгыятьне бераз тигезләргә тырышачак», — дип аңлатты климатолог. Аның сүзләренә караганда, кыш көне температура артык югары булса, җәй көне ул уртача яки түбәнрәк булачак.

Закончалык күп еллар дәвамында күзәтүләр белән раслана, диде Киселев. Моннан тыш, карсыз кыш туфракта дым җитмәүгә дә китерергә мөмкин. Бу авыл хуҗалыгы өчен зарарлы булачак, дип кисәтте климатолог.


Фикер өстәү