Коронавирус табылган корабта Казан кешеләре дә бар

Япониядә круизга чыккан “Даймонд принцесс” лайнерында коронавирус аркасында 10 кеше пневмония белән авырый башлаган. Ял итүчеләр арасында Казан кешеләре дә бар. Хәбәрләргә караганда, карантин 3 февральдә үк башлаган.

Иртән үзен начар хис итүчеләрдән анализ алганнар һәм тикшерергә җибәргәннәр. Сырхауларны дәваланырга озатканнар. Лайнердагы өч меңнән артык пассажир каюталарында калган, аларга чыгарга рөхсәт итмиләр. Анда озак тоткарланырга мөмкиннәр, чөнки җирле хакимият карантинны ике атна дәвам итәргә тиеш дип исәпли. Вирусны таратуда 80 яшьлек ир-ат шикләнелә. Ул бу корабта биш көн була һәм 25 гыйнварда Гонконгта төшеп кала. Аңа диагнозны шунда куялар.

Япон телеканаллары хәбәр итүенчә, сырхаулар 50-60 яшьне узган кешеләр, чир җиңелчә формада уза. Ял итүчеләрнең яртысы – Япония халкы. Лайнерда Казан гаиләсеннән тыш, Россиядән 20дән артык пассажир булуы мәгълүм. Сырхаулар арасында әлегә Россия кешеләре юк.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат үзәге бу уңайдан мәгълүмат бирә алмады. Бездә әлегә коронавирус белән авыру очраклары теркәлмәгән. Кытайда килеп чыккан яңа вирус чиреннән саклану өчен республикада чаралар күрелә. Дәвалау кирәк була калса, медицина оешмаларында өстәмә 910 ятак урыннары булдырылган.


Фикер өстәү