Коронавирус: урамга чыгаргамы, юкмы?

Кытай коронавирусы турында хәбәрләр узган ел азагыннан бирле бер дә тынып тормый. Бу көннәрдә Казан халкына да сискәндергеч яңалыкларны шактый ишетергә туры килде. Алар социаль челтәрләр, төркемнәр аша тиз таралып өлгерде.     

Сырхаулар үзеңнән читтә булганда, яңалык тынычрак кабул ителә. Япон лайнерындагы авыруларны Казанга кайтарачаклар, дигән хәбәрне ишеткәч үк: «Хәзер  нишләргә, урамга чыгаргамы, юкмы, әллә өйдә генә утырыргамы? Берничә тәүлеккә җитәрлек азык алып куйдым», – дип, безгә дә шалтыратучылар булды. Аннары Республика клиник хастаханәсе (РКБ) ябыла икән, дигән хәбәр килеп җитте, анысын да коронавирус белән авыручы сырхауларга бәйләргә тырыштылар. Монысы инде бөтенләй мантыйкка сыймый. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат үзәгеннән алынган мәгълүмат буенча, РКБда ял һәм бәйрәм көннәрендә авыруларны элеккечә кабул иткәннәр, дәвалаганнар. Кабул итү, диагностика бүлекләренә көн саен 300гә якын кеше мөрәҗәгать иткән. Бу көннәрдә республикада сезонлы тирән тын юллары вируслы чирләре белән авыручылар күп булганлыктан, хастаханәнең авырулар ята торган стационар корпусында чикләү режимы кертелгән, шуңа күрә хәл белергә килүчеләрне эчкә уздырмыйлар. Авыр хәлдәге сырхауларны караучыларга андый киртәләр юк.

Дөрестән дә, Казанга япон лайнерыннан 8 кешене кайтардылар. Аларны Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсенә салдылар. Авыруларны 14 көнгә аерым бокска урнаштырганнар.  Алар –  япон корабыннан озатып баручы белгечләр һәм Казанның берничә табибы күзәтчелегендә. Табиблар да 14 көн буе шул боксларда яшәячәк. Боксны Росгвардия хәрбиләре саклый. Кайтучыларны төнлә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова каршы алды.

Нишләп Казан хастаханәсенә кайтаралар? Беренчедән, корабтагыларның дүртесе  – Казан кешеләре. Берсе – балалы гаилә. Калган пассажирлар белән корабта бергә булганнар һәм даими аралашканнар. Икенчедән, бездә аларны урнаштыру өчен шартлар яхшы.

– Казандагы йогышлы авырулар клиник хастаханәсе заманча җиһазланган һәм барлык таләпләргә җавап бирә. Шуңа күрә без аларны кабул итәргә әзер идек, – дип ачыклык кертте бу көннәрдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков та вазгыятьнең тыныч булуын әйтә.

– Куркырга сәбәп юк, – ди министр. – Ул-бу була калса, Казанда, Чаллыда, район үзәк хастаханәләрендә йогышлы авырулар өчен 3 меңнән артык ятак урыннары булдырырга әзер торабыз. Аңа мөмкинлекләребез бар.

Рәсем асты: Cәламәтлек саклау министрлыкның матбугат үзәгеннән хәбәр итүләренчә, Казандагы йогышлы авырулар хастаханәсенә күчерелгән кешеләрнең хәле тотрыклы. Алар – даими күзәтү астында: температуралары күтәрелмәгән, йөткермиләр, төчкермиләр. Хастаханә белгечләре авырулар янындагы табибларның да сәламәтлеген тикшереп тора. 

Редакциядән

Әлеге язманы әзерләп утырганда алынган соңгы хәбәрләр буенча, Кытай коронавирусы белән авыручылар 79 331 кешегә җиткән. 2 702 кеше үлгән. Чир күбрәк Кытайда табыла (77 262 кеше). Анда әлеге чирдән 2 592 кеше вафат булган. Авырулар буенча Япония – икенче урында. Өченче урында – Көньяк Корея. Евросоюзда йогышлы чирне йоктыручылар арасында Италия беренче урында тора. Белгечләр фикеренчә, барлык йогышлы чир дә, яңа килеп чыкканда, курку уята. Дуңгыз, кош грипплары белән дә шулай булган иде, хәзер алар гадәти вирус кебек кабул ителә. Кытайда табылган яңа чирдән (Covid-19) үлүчеләр саны да гадәти гриппныкыннан аерылмый, азрак дисәң дә була. Авыр формасы да сирәк күзәтелә, ләкин халык иң беренче әнә шул очраклар буенча нәтиҗә ясый. Кытайда яңа төр вируска каршы вакцина табылганлыгы хакында да хәбәрләр бар. Тик ул әле сынау уза.

 Коронавирус хакында уйдырмалар

Коронавирус чире хакында көн саен диярлек яңа уйдырмалар пәйда була. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы ул хәбәрләрнең кайсына ышанырга икәнен аңлатты.

Миф: чирдән дәваланырга антибиотик дарулар яки башка препаратлар ярдәм итә.

Антибиотиклар төрле бактерияләргә каршы дәваланганда файдалы. Тик алар вирусларга каршы тора алмый, шуңа күрә чирне кисәтү өчен профилактика ягыннан да, дәвалану өчен дә антибиотиклар кулланмыйлар. Арбидол, гомеопатик даруларның да әлеге вируска каршы йогынтысы булмаячак, шуңа күрә алар өчен акча түкмәгез.

Миф: коронавируска каршы вакцина бар.   

Вирус килеп чыккан гына вакытта үпкә ялкынсынуга китерүче әлеге чиргә каршы вакцина юк иде. Бүген Кытай, АКШ, Россия галимнәре аны эшләү белән мәшгуль. Вакцина булдырыр өчен берничә ай узарга мөмкин, ә киң кулланылышка ул  барлык сынауларны үткәч, ягъни бер елдан керергә мөмкин.

Миф: вирус Кытайдан китерелгән җиләк-җимештән, почта аша килгән товарлардан да иярә.

Белгечләр банан яки почта товарларының бернинди куркынычы булмавын алдан ук әйтте. Вирус товарларда озак яши алмый. Кытайдан килгән бер генә товарда да коронавирус табылмаган.

Миф: яңа вирус белән авыручыларның барысында да чир катлауланачак һәм өзлегү белән тәмамланачак.

Бу алай түгел. Авыручыларның 80 процентында гадәти грипп билгеләре күзәтелде һәм өзлегү килеп чыкмады. Чир тизрәк йогу куркынычы булган кешеләр: өлкәннәр, йөкле хатын-кызлар, диабет, бронхиаль астма һәм башка хроник чире булган кешеләр.

Миф: хәмер эчсәң, организмда вирус калмаячак.

Исерткеч эчемлекләрнең коронавируска бернинди тәэсире юк. Профилактика чарасы буларак хәмер эчү урынсыз, ул, киресенчә, иммунитет системасын какшатырга һәм организмның вируска каршы торучанлыгын киметергә мөмкин.

 

Россиядә узган елдан башлап, мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләрендә ялган хәбәр таратучыларны административ җавапка тарту карала. Коронавируска бәйле белер-белмәс яңалыклар җиткерүчеләргә, хәтта урынсыз шаяртучыларга да җинаять җаваплылыгы каралган. Февраль азагында Мәскәүдә бер метро станциясендә  шундый очрак булган иде. Ике кеше, шаяртырга теләп:  «Бездә – коронавирус өянәге», – дип, кешеләрне куркытып йөргән. Уеннан уймак килеп чыгасын уйламаганнар, күрәсең. Аларны сак хезмәте тоткарлаган һәм җинаять эше кузгатылган. Азагы аяныч: 7 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү