Коронавирустан үлү куркынычы зурмы?

Коронавирустан үлем күрсәткече, грипп һәм үпкә ялкынсынуы белән чагыштырганда, түбәнрәк. Бу хакта  матбугат конференциясендә Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.

«Коронавируста үлем күрсәткече 2 процент, пневмония һәм грипптан үлем күрсәткече югарырак — 5 процент тирәсе. Яңа вирусның йогу ихтималлыгы А гриппына караганда түбәнрәк. Хәзерге вакытта сезонлы күтәрелеш чоры, бүгенге профилактика чаралары яңа коронавируска гына түгел, һава-тамчы юлы белән күчә торган башка авыруларга — ОРВИ, гриппка юнәлтелгән. Профилактика чаралары шул ук», — диде Любовь Авдонина.

Аның сүзләренчә, коронавируслар гаиләсенә 40 лап РНК лы вирус кергән. Алар барысы да ОРВИ төркеменә керә, грипп, ОРВИ кебек үк йөткерү, сөйләшү, төчкерү аша йога. Коронавирусның яңа төре кешеләргә дә, хайваннарга да зыян салырга мөмкин. Инфекция чыганагы еланнарның кайбер төрләре, ярканатлар, дөяләр дип санала. Бүген әле галимнәр яңа төр вирусны җентекләп өйрәнү стадиясендә.

«Ләкин тышкы мохиттә коронавирус озак яши алмый, уенчык, ниндидер өслекләрдә берничә сәгать кенә саклана ала. Шуңа күрә көнкүреш предметлары аша йогу ихтималлыгы түбән. Вирус дезинфекция чараларына бик сизгер һәм югары температураларга чыдамсыз, 65 градуста ул үлә», — диде Любовь Авдонина.


Фикер өстәү