Коронавирустан саклану ысуллары турында ялгыш фикерләр

Соңгы арада интернетта халык теленнән төшмәгән коронавирустан саклану ысуллары турында ялгыш фикерләр дә очрый башлаган. Шуңа күрә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) белгечләре түбәндәге киңәшләргә ышанмаска куша:

1. Коронавирусны кул киптергеч ярдәмендә кисәтү. Интернет челтәрендә иң еш очрый торган “киңәш” бу. Кулларны 30 секунд дәвамында кул киптергечтән бөркелгән кайнар һава астында тотсаң, коронавирус эләктерүдән куркасы юк, имеш. “Куллар чиста булса, теләсә нинди чирне кисәтергә мөмкин. Монда кул киптергечнең бернинди катнашы юк. Ул фәкать кулларны корытып киптерә генә, бактерияләрне үтерми”, – ди белгечләр.

2. Ультрафиолет яктырткыч коронавирус тудыручы бактерияләрне юк итә, дигән фикер дә еш яңгырый. Чынлыкта исә ул тән тиресенең ялкынсынуына гына китерә. Озак вакыт кулланган очракта ул организмны бөтенләй какшатырга мөмкин. Шуңа күрә ультрафиолет яктырткычны хастаханәләрдә дә җитди күзәтү астында гына файдаланалар.

3. Сарымсак ашау. Грипп вакытында иң еш бирелгән бу киңәшне соңгы арада коронавируска карата да әйтә башладылар. Кайнар суда төнәтелгән сарымсак – бу чирдән менә дигән дәва, янәсе. Микробларны җиңүе яхшы билгеле булса да, сарымсакның коронавирусны кисәтә алуына бернинди фәнни дәлил юк.

4. Көнҗет мае ярдәмендә чирне кисәтергә теләүчеләр дә очрый башлады. Тән тиресенә көнҗет мае сыласаң, коронавирус организмга үтеп керә алмаячак, янәсе. Әмма бу чир бары тик һава юлы белән генә күчә. Аның белән авырган кешене, ким дигәндә, 2 метрдан урап узарга киңәш ителә. Шуңа күрә бу очракта көнҗет маена гына ышану – сафсата.

5. Тән тиресенә спиртлы, хлорлы катнашмалар сөртергә кирәк, дигән киңәшне дә ишеткәнегез бардыр. Бу шулай ук – зур хата. Әлеге катнашмалар ярдәмендә тән тиресен яндырырга мөмкин. Кайбер кеше аларның исен иснәп тә кәефсезләнә ала. Шуңа күрә спиртлы, хлорлы катнашмаларны йорт җиһазларын, өслекләрне дезинфекцияләү өчен генә кулланырга кирәк.

6. Гриппка каршы ясалган бер генә прививка да коронавируска каршы тора алмый. Шуңа күрә “гриппка каршы ясалган вакцина коронавируска да каршы тора ала” дигән сүзләргә ышанмагыз. Профилактика өчен антибиотиклар да эчәргә кирәкми. Алар бактериаль инфекциядән генә коткара ала. Коронавирус исә – вируслы инфекция.

7. Әлегә коронавирусны кисәтергә, дәваларга ярдәм иткән бер генә дару да юк. Шуңа күрә, иммунитетны ныгытам, дип төймә артыннан төймә ашаучылар ялгыша. Ул гына да түгел, иммунитеты нык булган кешеләргә андый дарулар зыян гына салырга мөмкин.


Фикер өстәү