Казанга килгән Кытай спортчыларыннан курыкмаска өндиләр: «Алар көн дә тикшеренү уза»

Татарстан башкаласына Кытай спортчыларының фехтование буенча Дөнья кубогы этабына килүен көтәләр. Әмма безнең спортчыларның ата-аналары моңа каршы. Алар балаларга коронавирус иярер дип курка.

Борчуга сабышкан ата-аналар социаль челтәрләрдә: “21-23 февральдә Гимнастика үзәгендә фехтование буенча ярышлар булачак. Кытай командасын да керткәннәр. Алар анда 19 февральдә үк урнашачак. Бу сорауны мәгълүмат чараларында күтәрергә кирәк!” – дигән хәбәрләр таратты. Алар хәтта республика җитәкчелегенә атап хат һәм имзалар җыя башлады.

Татарстанның спорт министрлыгы исә борчылырга сәбәп юк дип аңлата. Кытайдан килүче алты рапирачы ярышларда катнашыр алдыннан өч мәртәбә – Парижда, Мәскәүдә һәм Казанда санитар-карантин контролен узачак. Аэропортта дистанцион термометрия, табиб тикшерүе һәм лаборатория тикшерүе оештырылачак. Спортчылар бер өзлексез медицина күзәтүе астында булачак дип ышандыралар. ОРВИ билгеләре пәйда булуга исә аларны кичекмәстән хастаханәгә озатачаклар. ТАСС агентлыгы хәбәр итүенчә, оештыручы як Кытай җыелмасы спортчыларының катнашуын чикләргә вәкаләте юк.

Спорт министры Владимир Леонов та:
– Кытайдан килүче спортчылар – топ спортчылар булып санала, алар көн саен медицина тикшерүе уза. Без дә вазгыятьне контрольдә тотабыз, – дип тынычландырды.

Турнир 19-24 февральдә узачак. Анда 35 илдән 200 якын спортчы катнашыр дип көтелә.

 

Фото:  kazanfirst.ru


Фикер өстәү