Кытайдан таралган коронавирус (2019-nCoV) йоктыручылар саны арткан

Кытайдан таралган коронавирус (2019-nCoV) йоктыручылар 14 меңнән арткан. Аның белән 23 илдә авырыйлар. Татарстанда бер очрак та теркәлмәгән. Әлеге вирустан куркырга түгел, саклык чаралары күрергә кирәк. Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әнә шулай дип кисәтте.

“Яңа коронавирус гадәти грипп вирусыннан күпкә йогышсызрак”, – диде ул. Кытай вирусы күп кешедә җиңелчә формада уза икән. Коронавирусның 40тан артык төре бар. Аның белән авыру очраклары моңа кадәр дә күзәтелгән. Чир 1965 елдан билгеле. Коронавирус та, башка тын юллары чирләре кебек йөткергәндә, төчкергәндә һава аша тарала. Вирус шул ысул белән көндәлектә кулланыла торган әйберләргә – телефонга, планшетка, уенчыкларга да күчә ала. Тик тышкы тирәлектә озак яшәми. Вирус салкынга һәм 65 градустан югарырак температурага чыдам түгел.

https://vatantat.ru/2020/02/kytajdan-kajtkan-passazhirlarny%d2%a3-koronaviruska-analiz-n%d3%99ti%d2%97%d3%99l%d3%99re-bilgele-buldy/

Коронавирусның кешегә кешедән, ярканаттан, дөяләрдән, кайбер төр еланнардан йогуы мәгълүм. Чирнең инкубация чоры – 2 тәүлектән 14 тәүлеккә кадәр. Шуңа күрә Кытайдан һәм чир ияртү куркынычы зур булган башка илләрдән кайтучыларның сәламәтлеген шул дәвер аралыгында тикшереп торалар.

– Яңа коронавирусның да беренче билгеләре башка тирән тын юллары вируслы чирләренеке кебек: туңу, калтырану, хәлсезләнү, тамак авырту, тын алу авырлашу һәм үпкә ялкынсыну, – ди Любовь Авдонина. – Үлем-җитемнәр күбрәк өзлегү нәтиҗәсендә була. Кытай вирусының да аеруча иммунитеты зәгыйфь булганнарда – олы кешеләрдә, балаларда, хроник чирләрдән интегүчеләрдә килеп чыгу куркынычы зуррак. Балалар авырганда эч китү, косу, күңел болгану билгеләре күзәтелергә мөмкин.

Коронавирусның билгеләре башка тын юллары чирләренә охшаш, шуңа күрә аны лаборатория тикшерүләре вакытында гына ачыкларга мөмкин. Кытайдан һәм эпидемиологик вазгыять тотрыклы булмаган башка илләрдән кайтучыларны яңа коронавируска һәм бүтән тын юллары вирусларына тикшерәләр. “Без кешене яңа кытай коронавирусы эләктергән дип шикләнүдән түгел, төрле йогышлы чирләр килеп чыкмасын, дигән максаттан тикшерәбез. Моның өчен дәвалау оешмасына ятарга дип әйтелгән икән, каршы килмәсеннәр иде. Читтән кайтучыларның барысын да хастаханәгә салырга һәм анда тотарга җыенмыйбыз”, – ди Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.

https://vatantat.ru/2020/02/koronavirustan-%d2%afl%d2%af-kurkynychy-zurmy/

Эпидемиологик хәл тотрыксыз булган илләрдән кайтучыларны, очкычлардагы экипаж әгъзаларын “Казан” һәм “Бигеш” халыкара аэропортларында тикшереп чыгаралар. ОРВИ билгесе булган кешеләр дәвалау оешмаларына озатыла. Декабрь азагыннан 349 рейс, 55 меңнән артык кеше тикшерелгән. 9 кешенең ОРВИ белән авыруы билгеле булган, шөкер, коронавирус табылмаган. Кытайга барып кайткан 39 кеше үзе медицина оешмасына килгән. Күбесенең гриппка кагылышы булмаган чирләр белән, икесенең гриппның А төркеме вирусы белән авыруы ачыкланган. Аларның берсе дә алдан гриппка каршы вакцина ясатмаган. Казанга Кытайның Санья шәһәреннән соңгы рейс 31 гыйнварда кайткан. Шулай ук барысы да тикшеренү узган. Россиянең башка төбәкләрендәге кебек Татарстанда да чирдән саклану чаралары күрелә, хәл тотрыклы.

Любовь Авдонина республика халкын хәзерге вакытта күзәтелгән сезонлы грипптан, тирән тын юллары вируслы инфекциясе чирләреннән сакланырга чакыра. Татарстанда ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны эпидемия бусагасыннан – 8 процентка, Казанда 30 процентка югары. ОРВИ, гриппны аласыңмы, яңа коронавируснымы, профилактика чаралары шундый ук. Кулны юып йөрергә, борынны, авызны, иякне томаларлык итеп битлек кияргә. Аны ике сәгать саен алмаштырып торырга кирәк.

https://vatantat.ru/2020/02/%d2%97il%d3%99k-%d2%97imesh-asha-koronavirus-joktyryp-bulamy-biologiya-f%d3%99nn%d3%99re-doktory-%d2%97avap-birde/

Яңа коронавирус пәйда булуга, интернет челтәрендә аңа каршы препаратлар, дару үләннәре, сыекчалар, майлар да тәкъдим итә башладылар. Форсаттан файдаланып, акча эшләп калырга теләүчеләр байтак.

– Вирус – яңа, аның төзелешен галимнәр өйрәнә генә әле. Шулай булгач, фәлән дару үләне төнәтмәсе ярдәм итәчәк, дип әйтү урынсыз. Федераль Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдимнәрен көтәбез. Әлегә аңа каршы аерым дәвалау чаралары юк. Моңа кадәр югары температураны ничек төшерсәк, хәзер дә шундый ук дәва кулланыла, тамак авырта икән, шулай ук элеккечә дәвалыйбыз. Интернетта бик күп мәгълүматлар, барысы да үлә икән, дигән куркыныч хәбәрләр дә йөри, ул сүзләрнең берсе дә дәлилле түгел һәм аларга ышанырга ярамый, – ди Владимир Жаворонков.

Фәния Арсланова 

      

 


Фикер өстәү