Лениногорскида котыру авыруы аркасында карантин кертелде

Лениногорск шәһәренең Хәйретдинов урамында котыру авыруы буенча карантин кертелгән. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның тиешле указы республика президенты сайтында урнаштырылган.

Карантин гамәлдә булган вакытта шәһәрнең бу өлешендә йорт хайваннары белән сәүдә итү һәм аларны аннан читкә чыгару, авыру хайваннарны ит өчен чалу һәм аларның сөтен куллану тыела. Моннан тыш, сәламәт хайваннарның сөтен пастеризацияләмичә сату һәм куллану тыела.

Карантин чараларны гамәлгә ашыру өчен җаваплылык ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә йөкләнгән.


Фикер өстәү