Лилия Галимова коронавирус инфекциясе таралу турындагы имеш-мимешләргә ачыклык кертте

Япон лайнерыннан сигез кешенең Казанның Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә карантинга  эләгүе халыкка һаман да тынгылык бирми. Бу кешеләр юынган су Иделгә агып төшә, аны кешеләр эчәчәк бит, дип борчылучылар да юк түгел. Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова “ватсап”ларда йөргән имеш-мимешләргә ачыклык кертте.

Ул Казанның Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсеннән коронавирус инфекциясенең таралу ихтималын кире какты.

– Сез аны белеп сөйлисезме? Ул  хастаханәдә гомуми җилләткеч тә юк, анда һәр бүлмәнеке – аерым. Ул шуның өчен гади генә түгел,  йогышлы авырулар хастаханәсе  дип атала. Төзелеш материаллары да инфекция хастаханәдән тышка чыкмаслык итеп  сайлана. Тиешле җиһазлар, теге яки бу йогышлы авыру таралган очракта нәрсә эшләргә кирәклеген белә торган хезмәткәрләр бар. “Ватсап”та ниләр генә язмыйлар.  Алар өчен дару табылу-табылмавын әйтә алмыйм. Без бит дару эзләмибез. Анысын федераль штабтан сорарга кирәк. Пациентларга 12 белгеч хезмәт күрсәтә.  Көн саен  лаборатор анализлар алына, табиблар барлык кирәкле процедураларны уздыра, – диде  Казан Кремле вәкиле.

Лилия Галимова карантиндагы пациентларны борчымаска киңәш итте. Аның әйтүенчә, аларның ике атналык карантинны тыныч кына узуы мөһим.

– Аларга болай да җиңел түгел, әйдәгез, кешеләрнең шәхси тормышына ихтирам белән карыйк. Бер ай буе шушы лайнерда бикләнеп утырдылар, хәзер – ике атна карантинда. Тиешле карантинны үтеп,  өйләренә әйләнеп кайту өчен тынычлык кирәк. Карантиндагылар якыннары белән аралашсын өчен интернетка тоташтырылган планшетлар бирелде. Дәваланучылар телефон, скайп аша аралаша, – диде ул.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү