Мәдәният министрлыгы халык сүзенә колак салып эш итә

Министрлыклар киләсе елга максатлар билгеләгәндә, халык фикеренә таянырга тиеш. Моны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та әйткән иде. Шулай итеп, ведомстволар халык белән нәрсә эшләячәкләрен онлайн-тавыш бирү юлы аша хәл итте.

Татарстанның Мәдәният министрлыгы халык белән бергә сайлап алган җиде өстенлекле юнәлешнең 2019 елда ничек тормышка ашырылганы турында хисап тотты.

Сан артыннан куу төп максат түгел. Мәдәният бөтен кешегә дә барып җитергә тиеш. Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова әйтүенчә, статистика белән беррәттән, анализга күбрәк басым ясаганнар. Алга таба бары уңай тәҗрибәне генә кулланып, хаталарны кабатламас өчен кирәк бу, ди ул.
Бурычларның үтәлешенә килсәк, саннар да уңай нәтиҗәләр турында сөйли. Мәсәлән, узган елны Татарстандагы музей һәм тыюлыкларга 16 яшькәчә кадәрге 1,4 млн (2018 елда – 1,1 млн) бала килгән. Алар андагы чараларны бушлай караган. Гомумән, узган елны дәүләт һәм районнардагы музейларга 6,94 млн (2018 елда – 6,9 млн) кеше килгән икән.

– Чагыштыру өчен: 2019 елның 1 июненнән алып 31 декабренә булган аралыкта дәүләт музейларына килгән балалар саны 655 меңне тәшкил итте. 2018 елда бу сан 479 мең иде, – дип аңлатты Юлия Әдһәмова.
2019 елда мәдәни чараларда катнашкан кешеләр саны да зур булган. Аның күп өлеше республикада август аенда узган “WorldSkills” эшче һөнәрләр чемпионаты кысасындагы мәдәни программага бәйле. Быел андый чемпионат көтелмәгәч, сан да кимемәсме? Министрлык елның башка чараларга бай буласын искә төшерде.

Юлия Әдһәмова сүзләренчә, 2019 елда мәдәният өлкәсенә бәйле барлыгы 150 күчмә чара оештырылган. Алар республиканың барлык районнарында, бушлай күрсәтелгән. Монда язучылар белән очрашулар, Филармониянең “Илһамият” клубы әгъзалары концертлары, Татарстанның үзешчән коллективлары катнашындагы иҗади кичәләр дә керә.

Кино карау бәхете Яшел Үзән, Алабуга һәм Яңа Чишмә районнары халкына тәтегән. Узган ел аларда кинозаллар заманача техника белән җиһазландырылган. Моңа 30 млн сум акча тотылган. Аларны яңартуга акча Россия Мәдәният министрлыгы һәм Кино фонды субсидияләреннән бирелгән.
Тәкъдим иттең дә, оныттың түгел. Татарстанның Иҗтимагый палата рәисе урынбасары Тимур Халиков очрашуга бурычларны формалаштыруда эксперт булып катнашкан кешеләрнең килмәвенә карата канәгатьсезлеген белдерде. Белгечләр бурычларның ничек чынга ашырылуын күзәтеп, яңа теләк-тәкъдимнәрен җиткереп торса, дөресрәк булыр иде дигән фикердә ул.

Татарстан Мәдәният министрлыгы формалаштырган 7 өстенлекле бурыч:

1. мәктәп яшендәге (16 яшькәчә) балаларның музейларга йөрүен 17 проценттан 20гә арттыру;
2. мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге чараларга килүче халыкның өлешен 60 проценттан 66 процентка арттыру;
3. республикадагы музыка мәктәпләренең кимендә 10 процентын музыкаль инструментлар белән тәэмин итү;
4. районнардагы заманча җиһаз белән тәэмин ителгән кинозалларның өлешен 56,6 проценттан 63 процентка кадәр арттыру;
5. театрларда балалар өчен булган куелышлар санын арттыру;
6. мәдәният учреждениеләренә бонуслар системасын булдыру;
7. халыкның якланмаган катламы өчен мәдәният өлкәсендәге чараларда катнашу мөмкинлеген тәэмин итү.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү