«Мәктәп бәдрәфендә еланнар йөри!» Хак сүзме?

Әтнә районының Күәм авылында яшәүчеләр кайгыга төшкән. “Авыл мәктәбе бәдрәфендә балалар елан күргән. Бәдрәф торбасы эченнән шуышып йөриләр дип тә әйтәләр. Берсен, үтергәннәр дип тә ишеттек. Әмма бу хакта кешегә сиздермиләр. Мәктәп директорын эштән алырлар дип куркалар. Ә без балалар өчен борчылабыз. Кая мөрәҗәгать итәргә соң?”, – дигән хәбәр интернетта таралды.

Әлеге хәлгә ачыклык кертер өчен Күәм авылы мәктәбе директоры Хәмит Хәкимҗановка мөрәҗәгать иттек.

– Әйе, мәктәп бәдрәфендә елан бар иде. Быел җәй еланнар авыл урамында да күренде. Мәктәбебез елга янында урнашкан. Бездә подвал юк, идән асты. Мөгаен, шуннан кергән булган. Аны үтерделәр. Тузбаш елан иде, – ди мәктәп директоры. – Укучыларга бернинди куркыныч та янамый. Елан күренгәч, алар хакында өйрәндем. Баксаң, еланнар 6 мм тишеккә дә сыя икән. Мәктәптә бернинди тишек тә калдырмадык. Ул еланның өскә чыгуы яхшы булды әле. Идән астында яшәп ятса, начар булыр иде. Бу мәсьәләне контрольдә тотабыз.


Фикер өстәү