Мәктәпләрдә интернет корбаны булмаска өйрәтәчәкләр

Балаларны социаль челтәрләрдә кырыгалдарлардан, компьютер уеннарының корбаны булудан сакларга җыеналар. Бу хакта озакламый укытучылар ОБЖ, әйләнә-тирә дөнья дәресләрендә сөйли башлаячак. Моның өчен яңа дәреслекләр, программалар  әзерләнә.

Балаларны кибер янаулардан  саклау турында Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ашыгыч психологик ярдәм үзәге директоры Юлия Шойгу, “Югалган балаларны эзләү” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Вячеслав Телин һәм Липецк өлкәсендә бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Юрий Таран белән сөйләшкән.

–Без проблемаларыбызны балалардан яшермәскә тиеш. Дәреслекләргә мошенниклык, компьютер уеннары, социаль челтәрләрдәге куркынычсызлык кагыйдәләре турындагы темаларны кертергә кирәк, – диде Сергей Кравцов. Шулай ук ул балалар куркынычсызлыгы һәм сәламәтлеге мәсьәләләре буенча координацион советы төзеләчәк.

Липецкта җәмәгатьчелек белән очрашуда Президент Владимир Путин социаль челтәрләрдәге куркынычсызлыкка каршы тору мәсьәләсен уку програмасына кертергә кирәк, диде. Россиядә һәр бишенче яшүсмернең бер тапкыр булса да интернеттан зыян күргәне бар икән.

– Интернеттан тыюны күз алдына китерү кыен. Ләкин без  бу өлкәдә дөрес эшләргә өйрәтә алабыз,  – ди Юлия Шойгу.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү