Мәрҗани кубогына джиу-джитсу буенча ярышларда хаҗга юллама уйнатылачак

29 февральдә Казанда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Мәрҗани кубогына джиу-джитсу буенча IV Бөтенроссия ярышлары узачак. Узган елдагы кебек үк, төп бүләк буларак, быел да ир-атлар арасында хаҗга юллама уйнатылачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россиянең джиу-джитсу федерациясе вице-президенты Георгий Куковеров һәм башка мәртәбәле кунаклар сәламлиячәк.

Ярышларда Россиянең көчле спортчылары катнаша — алар джиу-джитсу буенча беренче разрядтан да ким булмаган квалификациягә ия булырга тиеш.

Турнир Россиянең җыелма спорт командаларына кандидатлар исемлеген туплау һәм аларны халыкара спорт ярышларында Россия данын якларга әзерләү максатыннан уздырыла. Моннан тыш, ярышлар нәтиҗәләре буенча, ЕВСК таләпләрен үтәү шарты белән, беренче урынны алган спортчылар «Россиянең спорт мастеры» исемен алуга хокуклы.

Ярышлар татар дин әһеле Мәрҗани исеме белән аталган, чөнки галим көрәш буенча казанышлары белән билгеле шәхес булган. Джиу-джитсу буенча көрәш үткәрүнең максаты — Шиһабетдин Мәрҗани исемен Татарстанда һәм Россиядә популярлаштыру һәм мәңгеләштерү, шулай ук яшьләр һәм мөселманнар арасында сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү.

2019 елда узган ярышларда Россиянең барлык почмакларыннан 120дән артык спортчы катнашты. Ярышларда җиңүчеләрнең һәркайсына кубоклар, медальләр, дипломнар, шулай ук иганәчеләрдән истәлекле бүләкләр тапшырылды.


Фикер өстәү