Мөхәммәтшин иң күп телгә алынган төбәк парламентлары башлыклары өчлегенә кергән

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин массакүләм мәгълүмат чараларында иң күп телгә алынган төбәк парламентлары башлыклары өчлегенә кергән. Гыйнвар медиарейтингын «Медиалогия» компаниясе экспертлары төзегән.

Фәрит Мөхәммәтшинның медиаиндексы 6514,1 тәшкил иткән, ул Санкт-Петербург һәм Чиләбе өлкәсе закон җыеннары рәисләре Вячеслав Макаровтан һәм Владимир Мякуштан гына калыша.

«Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем составына кертелде. Җәмәгатьчелек белән очрашуда Татарстан Иҗтимагый палатасы, Бөтендөнья татар конгрессы, Студентлар лигасы, Волонтерларны үстерү үзәге һәм башка оешмалар вәкилләре катнашкан очрашуда Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президенты инициативалары буенча бөтен халык фикер алышуына кушылырга өндәде», — диелә тикшеренү нәтиҗәләрендә.

Массакүләм мәгълүмат чаралары Фәрит Мөхәммәтшинның Россия матбугаты көне белән котлавын актив яктыртты.

«Медиалогия» рейтингы массакүләм мәгълүмат чараларының ТВ, радио, газета, журналлар, мәгълүмат агентлыклары, интернет мәгълүмат чаралары кебек 53 меңнән артык чыганакны үз эченә алган базасын анализлауга корылган.


Фикер өстәү