Мөхәммәтшин Турчакка Бөтенроссия илкүләм проектлар форумына әзерлек турында сөйләде

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә «Бердәм Россия» партиясенең Генераль советы секретаре Андрей Турчак белән очрашты. Республика парламенты башлыгы «Илкүләм үсеш» беренче Бөтенроссия илкүләм проектлар форумын үткәрүгә башланган әзерлек турында сөйләде. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фәрит Мөхәммәтшин Турчак белән чараның форматы, беренче Бөтенроссия илкүләм проектлар форумында катнашучылар составы һәм саны турында фикер алышты.

«Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин, илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда иң яхшы тәҗрибәләр белән танышу, түгәрәк өстәлләр эшендә һәм дискуссияләрдә катнашу өчен партиянең Идел буе федераль округы төбәк бүлекчәләре секретарьларын форумга чакырырга тәкъдим итте. Тәкъдим хупланды», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.


Фикер өстәү