Мактаулы исемнәр

 Мактаулы исемнәр — 19.02.2020

Мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертүләре һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының социаль һәм мәгърифәти эш бүлеге баш белгече Гәрәева Альбина Адис кызына, «Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры» дәүләт бюджет учреждениесенең вокал буенча репетиторы Зәйнуллина Лилия Айдар кызына, Татарстан Республикасы Кукмара муни­ципаль районының «Район мәдәният йорты» муниципаль бюджет учрежде­ниесенең Әсән-Елга авылы мәдәният йорты директоры Мөхәммәтова Дания Мәсхут кызына, «Питрәч муниципаль районының Үзәкләштерелгән клуб системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең кино хезмәте күрсәтү бүлеге мөдире Роднова Ирина Геннадьевнага, Татарстан Республикасы Алабуга муни­ципаль районының халыкка кино-видео хезмәте күрсәтү муниципаль бюджет учреждениесе директоры Әмирбәкова Зөләйха Вакыйф кызына «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

***

Терлекчелек өлкәсендә югары күрсәткечләргә ирешүләре һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен «Бортас» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Бортас» бүлекчәсе машина белән сыер саву операторы, Татарстан Республикасының Кама Тамагы районы Амануллина Фәйзигөл Яковлевнага, «Балык Бистәсенең азык-төлек корпо­рациясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең машина белән сыер саву операторы, Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Гәрәева Гөлнур Кави кызына «Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе» дигән мактаулы исем бирелде.

***

Республика халкы сәламәтлеген саклаудагы казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен «Лаеш үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе баш табибының клиника-эксперт эше буенча урынбасары Гыйззәтуллина Рәсимә Нурулла кызына, «Питрәч үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреж­дениесенең Шәле табиблык амбула­ториясе табибы – стоматолог-терапевты Гыйльманов Азат Газиз улына, «Балык Бистәсе үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе поликлиникасы хирургия кабинеты табиб-хирургы Зарипов Равил Ризван улына, «Апас үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учрежде­ниесенең гинекология кабинеты табибы – акушер-гинекологы Карабанова Лариса Николаевнага, «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» автоном коммерциячел булмаган оешмасының сервислар департаменты өлкән менеджеры Лопушов Дмитрий Владимировичка, «Лаеш үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреж­дениесенең поликлиника бүлекчәсе табиб-хирургы Тимершин Фирнат Ваһап улына, «Алабуга үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе поликлиникасы консультацияләр бүлек­чәсе табиб-офтальмологы Хәйруллин Гаяз Илгиз улына, «Мир СПА» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте табиб-физиотерапевты, Казан шәһәре Хәсәнова Гүзәл Нияз кызына «Татарстан Республикасының атказанган табибы» дигән мактаулы исем бирелде.

***

Республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә өлеш кертүләре һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен “Август-Мөслим” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең участок башлыгы, Татарстан Республикасының мөслим районы Гайсин Ришат Гайнетдин улына, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Татарстан Республикасы Апас  муниципаль районындагы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Заһидуллин Ильяс Нургазиз улына, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Татарстан Республикасы Лаеш  муниципаль районындагы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кадрлар буенча 2 разрядлы өлкән белгече Окунева Антонина Александровнага, “ТУГАН ЯК –АГРО” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте механигы, Татарстан Республикасының Кайбыч районы Тимуршин Ирек Рафил улына, “Майский” теплица комбинаты” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең 6 номерлы цехы теплица эшчесе, Татарстан Республикасы Зеленодольск районы Фәттахова Лилия Шәрәфилислам кызына, “Чүпрәле агрохимсервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бухгалтеры, Татарстан Республикасының Чүпрәле районы Хәсәнова Лениза Ниҗәт кызына, “Шахтер” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте осеменаторы, Татарстан Республикасының Әтнә районы Шәйхетдинов Данил Самат улына “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

***

Республиканың агросәнәгать комплексын транспорт белән тәэмин итүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен «Ак Барс» кошчылык комплексы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Зеленодольск филиалы автопаркы автомобиль йөртүчесе Антонов Владислав Ермолаевичка; «Гөбенә» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең автомобиль йөртүчесе, Татарстан Республикасының Кайбыч районы Воробьев Владимир Павловичка; «Березовка» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең автомобиль йөртүчесе, Татарстан Республикасының Лаеш районы Фролов Виктор Михайловичка; транспорт хезмәте күрсәтүне тәэмин итүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасының Сарман муниципаль районы Советы автомобиль йөртүчесе Хуҗин Мансур Мәксүт улына «Татарстан Республикасының Атказанган транспорт хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

***

Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының “Масловка урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет  гомуми белем бирү учреждениесенең инглиз теле укытучысы Башева Ольга Ивановнага, Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының “Олы Елга урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет  гомуми белем бирү учреждениесенең биология һәм химия укытучысы Иванова Әлфия Минхафиз кызына, Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының “Аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган 2 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет  гомуми белем бирү учреждениесенең математика укытучысы Шәйхиева Илмира Нурзаһит кызына “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелде.

Котлыйбыз!

Намуслы хезмәтләре, җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруга лаеклы өлеш кертүләре өчен Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Әхмәтов Эмиль Салют улы, Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Суыксу авыл җирлеге башлыгы Низамиев Рамил Сәлим улы «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен» медале белән бүләкләнде.

***

Физик культураны һәм спортны үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» автоном коммерциячел булмаган оешмасы генераль директоры Кадыйров Азат Рифгать улы Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.

***

Массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен журналист, язучы, «Иҗат берлеге – Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге» төбәк иҗтимагый әгъзасы Бурайкин Валентин Михайловичка «Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

***

Республикада җирле үзидарәне үстерүгә зур өлеш кертүе һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы башлыгы урынбасары – Бурганова Татьяна Петровна; республикада музей эшен үстерүгә зур өлеш кертүе һәм намуслы хезмәте өчен «Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет мәдәният учреждениесенең музей-мәгариф эшчәнлеге бүлеге мөдире Ваһапов Ренат Зиннәт улы; республикада иминиятләштерү эшчәнлеген үстерүгә зур өлеш кертүе һәм нәтиҗәле хезмәте өчен«Чулпан» иминиятләштерү компаниясе акционер җәмгыятенең Нурлат филиалы директоры Валеев Дамир Нагим улы; республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш кертүләре һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен «САРМАН» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең җитештерү комплексы идарәчесе Хөснетдинов Диккать Әхсән улы; «Актаныш» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы-машинисты Якупов Әлтаф Ахунҗан улы Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.

***

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре, җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруга лаеклы өлеш кертүләре өчен Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Баландыш башкарма комитеты секретаре Газизуллина Дания Ивановнаны, Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының «Олы Кариле авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге башлыгы Гарифуллин Фарук Гусман улы, Татарстан Республикасы «Түбән Кама муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советы аналитигы Рахматуллина Сария Явдат кызы «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен» медале белән бүләкләнде.

 

 

 

 

 


Фикер өстәү