Мал табибы Мәхмүт Заһидуллин: «Теге вакытта табибларның дәрәҗәләре бар, сүзләре үтә иде»

Без капка төбенә килеп туктаганда Мәхмүт абый Заһидуллин хатыны Гөлсинә апа белән маллар карап йөри иде. Кызлары Лилия апа каршы алып, өйгә дәште. Шул арада ургылып кергән салкын һаваны куа-куа, язмабыз герое үзе дә килеп керде. Ике куллап күреште дә уйный-көлә безнең белән таныша башлады. Яшел Үзән районының Татар Исламы авылында яшәүче Мәхмүт Заһидуллинга бер дә 80 яшь бирә торган түгел әле. Улы һәм килене белән бергә абзар тулы мал-туар асрыйлар, атлары, умарталары бар. Болар өстенә Мәхмүт абый көн саен диярлек чаңгыда җилдерә. 40 елга якын гомерен мал авыруларын дәвалауга багышлаган, районның хөрмәтле кешесе ул.

«Үкенмим»

Яшь чагында очучы булырга хыялланган малайның тормышы авыл белән ничек  бәйләнгән соң?

– Мине әти кечкенәдән үк: «Улым, ат врачы бул», – дип үстерде. Үзе дә ике колхоз оештырып, аны аякка бастырган көчле җитәкче иде. Мал табибларының кирәклеген белә, аларга кадер-хөрмәт күрсәтә иде. Мин исә үзем яшь чакта очучы булырга хыялландым. Военкомат бик яхшы әзерләде, комиссияләр дә үттем. Ләкин укырга керергә баргач, моңа кадәр самолетта очу тәҗрибәләре булган малайларга өстенлек бирелгәне аңлашылды. Безгә исә урын калмады. Әйләнеп кайтканда институтларга кабул итүләр төгәлләнгән иде инде. Кондуктор булып эшләп алгач, җәй көне армиягә киттем. Аннан ноябрьдә кайтканда укырга керү вакыты тагын узган иде. Шулай итеп, Казан ветеринария институтына биш елдан соң гына барып кердем әле мин, – дип искә ала ул.

Укып бетергәч, Мәхмүт абыйны колхозга эшкә чакыралар. 180 сум хезмәт хакы да вәгъдә итәләр. Ул вакыттагы акчалар белән чагыштырганда, шактый саллы сумма. Тик яшь белгеч, «колхозның мал табибы председатель сүзеннән чыга алмый. Аңа еш  кына йомышчы малай урынында булырга туры килә» дип, 93 сум хезмәт хакы алып эшли торган район ветеринария станциясен сайлый. Ике елдан соң Норлатта участок табибы булып эшләп ала. Шулай да хезмәт стажының 30 елга якыны район ветеринария станциясендә баш мал табибы урынбасары һәм өлкән ветеринар табиб-эпизоотолог булып уза.

– Үз һөнәремне сайлавыма бер тапкыр да үкенгәнем булмады. Эшли башлаган елларда тәҗрибәле кешеләр кул астында эшләсәм, өйдә әтинең сүзе абруйлы иде. Чөнки ул чын тормыш кешесе булды. Башкалар ял көнендә өйдә калу җаен караса, әти: «Мал якшәмбе көнне дә авырмыйча тормый ул», – дип, мине эшкә җибәрә иде.

–  Минем күңелдә гел бер истәлек саклана, – дип сүзгә кушылды кызлары Лилия апа. – Әти эш белән Бакырчы авылына да барып йөри иде. Аның сөйләве буенча, иртәнге савым вакытына фермадагы сыер савучылар шулкадәр моңлы итеп җырлый торган булганнар. Әти аларны куркытмас өчен тын алырга да куркып тора идем, дип сөйләгәне хәтердә. Хатыннар җырлаганда сыерлары да тын гына басып торган. Ул малкайлар да икенче бер төрле иде, дип сөйли иде.

Мәхмүт абый эшләгән елларда мал табибларына Себер түләмәсе, котыру авыруларына да каршы көрәшергә туры килә.

– Андый йогышлы авырулар вакытында карарларны бик тиз кабул итәргә кирәк. Шундый бер очрак Олы Ачасыр авылында булды. Анда таналарны җәен чокырда көтәләр иде. Шунда котырган төлкеләр булган. Бервакыт колхозның мал табибы: «Мәхмүт абый, монда таналар авырып тора әле. Икесен суйдырдым», – дип шалтырата. Авылга киттем. Барсам, маллар кирпеч улакларын җимерә, селәгәйләре ага. Котыру авыруы инде. Авыру малларны башкаларыннан аерып алырга туры килде. Суйгач, анализ тапшырырга Казанга алып киттем. Кире әйләнеп кайтсам, фермада эшләргә кеше калмаган. Барысын да хастаханәгә илтеп япканнар, – дип искә ала ул.

Эшләгән вакытта авырлыклары да була шул.

– Мал табибына хайван янында сизгерлеген югалтырга ярамый. Берничә тапкыр бик каты типкән, сөзгән вакытлары да булды. Безнең эш җиңел түгел. Хәзер тагын да катлаулырак. Теге вакытта табибларның дәрәҗәләре бар, сүзләре үтә иде. Соңрак инспектор вазифасын кертеп, урындагы табибларның дәрәҗәләре төште, – ди Мәхмүт абый.

«Биш елыңны миңа бир»

Бүген өлкән буын уллары Илһам, килене һәм ике оныгы белән яши. Икенче уллары Әмир дә гаиләсе белән юл аша гына тора. Анысы Тау Иле авылында рәис булып эшли. Әлеге колхоз – районда «Кызыл Шәрык» агрохолдингына кермәгән бердәнбер хуҗалык. Гомумән, Мәхмүт абыйның туганнары арасында ветеринария институтын тәмамлаучылар күп. Бүген бер оныгы да биредә белем ала.

Улларының авылда төпләнеп калуында да әти кешенең роле зур.

– Балаларым өчен куанам, чөнки һәркайсы алган профессияләре буенча эшли. Җылы, табышлы урын эзләп, бәргәләнеп йөрмәделәр. Укып чыккансың икән, җиренә җиткереп эшлә син аны. Мин аларга шулай дидем. Кече улым Илһам институтны тәмамлаганда пенсиядә идем. Шулай булса да, алты ел үз кул астымда эшләтеп, һөнәрнең нечкәлекләренә өйрәттем. Беренче хезмәт хакын алгач, ул яныма килде дә: «Әти, бу акча белән нишләп була инде?» – ди. «Улым, акчаның азы да җитә, күбе дә бетә. Тота белергә кирәк. Сез әле «врач» түгел, «грач» кына. Биш елыңны миңа бир. Аннан соң ни телисең, шуны эшләрсең», – дидем, – ди әти кеше, горурланып. Аннан соң авыз чите белән генә хәйләкәрләрчә елмаеп, өстәп куя. – Унҗиде елын эшли инде…

Мәхмүт абыйның бүген дә җир җимертеп эшләвенең, тормыштан тәм табып яшәвенең беренче сере хезмәт булса, икенчесе – спорт. Мәктәп елларыннан ук чаңгы ярышларында беренчелекне бирмәгән егет спорт мастеры кандидаты булып ирешә. Хәзер дә ул спортны ташламый. Җай чыккан саен, чаңгысын алып, шуарга бара. Шулай булмый ни – балаларга, оныкларга үрнәк күрсәтәсе бар бит!

– Мин бик бәхетле кеше, чөнки гомер буе туган авылымда яшәдем, – ди ул, чын күңелдән куанып. –  Авылда рәхәт яшәр өчен бөтен шартлар бар. Безнең бакча башында гына елга, шул тирәдә генә 5 гектар җир бар. Улым җәен рулон белән печән әзерли. Без хатын белән көндез шуны малларга салып кына чыгабыз. Халык сыерны күбрәк тә асрар иде аны, тик сөт бәясе судан да арзанрак бит. Ә авыл кешесенең күпме хезмәте кергән анда. Өчәр йөз сарык асрыйлар иде заманында. Хәзер аның тиресен дә, йонын да алмыйлар. Эшнең кызыгы китте, кеше акыллыланды. Бушка эшләп газапланмый. Икенчедән, авылда яшьләр бетте. Ә авыл бетү татар бетү ул. Шушында туып-үскән балалар да русча сөйләшсен инде?.. Буыннар җебен өзмәскә иде дә бит…

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү