Мамадышта SunnуFestта иң кәттә чаналарны ачыкладылар 

Мамадыш дүртенче тапкыр үзендә иң креатив чаналарны җыйды. SunnуFest фестивале быел беренче мәртәбә халыкара дәрәҗәдә узды. Гадәти булмаган чаналар фестиваленә 25 илдән һәм Россиянең 50 төбәгеннән кунаклар җыелды. Фестивальне Халыкара авыл яшьләре конгрессына килүчеләр дә күреп китте. 

Чаналарның ниндиләре генә юк! Кораб, “КамAЗ”, “Ну, погоди!” мультфильмындагы машина, бәлеш һ.б. кыяфәттә ясалган чаналарга утырган катнашучылар Мамадышның Совет урамы буенча сузылган тауны үзләренеке итте. Араларында ТАССРның – 100 һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан эшләнгән чаналар да бар иде.
– Быел беренче тапкыр катнашабыз. Костюмнарны да игътибарсыз калдырмадык: салкын булуга карамастан, су туристлары булып киенеп, көймәгә утырып төштек. Халыкка ошады, – ди Кукмара районыннан килгән катнашучылар.
Район үзәкләре, зур шәһәрләрдән генә түгел, фестивальдә авыллардан да килеп катнашучылар бар иде. Мамадыш районының Олыяз авылыннан иң борынгы чананы да алып килгәннәр. Авылда булмаса, иң шәп чана шуучылар кайда булсын инде!
Быелгы фестивальнең төп үзенчәлеге – аның халыкара дәрәҗәдә узуы, дип искәртте оештыручылар:
– Моннан тыш, быел ярыш креатив чаналар арасында гына түгел, итекле хоккей командалары арасында да уза, – ди Эльмира Әхмәтова. – Беренче елны фестивальдә дистәләп кенә катнашучы булса, быел Мамадышка 36 команда килде. “SunnуFest”ның географиясе елдан-ел киңәя.
– Фестивальне үткәрү идеясе районда “туды” һәм чынга ашырылды. Аның төп асылы шунда. Бүген “SunnуFest”ка кунаклар республикадан гына түгел, бөтен дөньядан җыела, – ди фестиваль турында Татарстанның туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.
Әйтергә кирәк, Сергей Иванов үзе дә быелгы фестивальдә катнашырга булган. Ул алдагы елларда министрлыклар, дәүләт оешмаларын да “SunnуFest”та катнашырга чакырды.
– Җәен – Питрау, кышын – SunnуFest. Әлеге ике чара районыбызның йөзек кашына әверелде. Моннан тыш, бүгенге бәйрәмне яшьләр уйлап тапты, чынга ашырды, һәм оештыру эшләре белән дә алар шөгыльләнә. Яшьләр безнең киләчәк кенә түгел, бүгенгебез дә булуын да исбатлап тора, – дип искәртте Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов.
Фестивальнең Гран-при ияләре булып Түбән Каманың “Небесные братья” һәм Мамадышның балалар һәм яшүсмерләр йорты командасы танылды.
– Без чананы “Ну, погоди!” мультфильмыннан бүре машинасы рәвешендә ясадык. Машинага музыкаль аппаратура, автоном генератор, аккумулятор урнаштырылган. Аның лампочкалары да яна, сигналлары да эшли, – дип сөйләде җиңүче Мамадыш командасы.


Фикер өстәү