Миңнеханов Карадениз белән спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше турында фикер алышты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында «Рубин» футбол клубының элеккеге ярымсакчысы Гекдениз Караденизны кабул итте. Яклар спорт яшәү рәвешен популярлаштыруга бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышты дип яза ТР Президенты матбугат хезмәте.

«Спортны, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, балалар спортына ярдәм итү һәм башка актуаль темалар буенча фикер алышынды», — дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.


Фикер өстәү