Миңнеханов Karba Otomotiv башлыгы белән махсус техника проекты турында сөйләште

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең махсус техника җитештерүче Karba Otomotiv компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Әңгәмә барышында хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Исмәт Эрикан, Төркия Республикасы Президенты администрациясенең куркынычсызлык һәм тышкы сәясәт советы әгъзасы Исмаил Сафи, Karba Otomotiv генераль директоры Муса Эртунч катнашты.

«Төркия Республикасы — Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе. Татарстан-Төркия багланышлары мәсьәләләрне оператив хәл итәргә һәм үзара файдалы хезмәттәшлек өчен яңа мөмкинлекләр ачарга мөмкинлек бирә», — диде әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, Татарстан Президенты Исмаил Сафига Татарстан-Төркия хезмәттәшлеген үстерү буенча зур эш башкарганы һәм «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркемендә катнашканы өчен рәхмәт белдерде.

Karba Otomotiv — йөк автомобильләре базасында махсус техника җитештерүче әйдәп баручы компания. Компания 30 елга якын янгын техникасы, чүп ташу машиналары, гидравлик күтәртү платформалары, ашыгыч ярдәм автомобильләре һәм базарда ихтыяҗ булган башка техника җитештерә. Төркия җитештерүчеләренең продукциясе дөньяның 45 иленә экспортлана.


Фикер өстәү