Миңнеханов Россия Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар белән очрашу үткәрде. Ул депутатлар алдына төбәк инициативалары һәм чараларын федераль проектларга күбрәк кертү һәм аларны финанслауны тәэмин итү бурычын куйды. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова республика ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Татарстан Республикасы Президенты депутатларның узган елда нинди эшләр башкаруы белән артык кызыксындырмады. Ул алар алдына өстенлекләрне һәм республика быел катнашырга ниятләгән проектларны билгеләү кирәклеге турында катгый бурыч куйды. Биредә сүз илкүләм проектлар хакында гына түгел, ә башка төрле дәүләт программалары турында бара. Республика аларда катнашып өстәмә финанслар алыр һәм яңа программаларны гамәлгә ашырыр иде», — диде Галимова.

Очрашу барышында республика икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм депутатларның һәркайсы башкарылган эш турында хисап тотты. Утырышта катнашучылар федераль бюджеттан акча җәлеп итү буенча елга нәтиҗәләр ясады, шулай ук 2020 елга билгеләнгән планнар хакында фикер алышты. Әйтик, Шаһиәхмәтов 2019 елда 99,9 миллиард сум раслануын искәртте. 97,9 миллиард сум дәүләт һәм федераль максатчан программалар, субвенцияләр, субсидияләр һәм башкаларны финанслауга юнәлдерелгән.

Татарстан Россия Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә әзерләнгән илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда катнаша. Ул «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек илне стратегик яктан үстерү буенча 12 юнәлешне колачлый.


Фикер өстәү