Казанда яшәүчеләрнең Михаил Девятаев батырлыгы турындагы фильмда төшү мөмкинлеге бар

Санкт-Петербургта совет хәрби очучысы, якташыбыз Михаил Девятаевның батырлыгы турында фильм төшерә башлаганнар. «Фау-2: Побег из ада»  картинасы режиссеры – Тимур Бекмамбетов.

Анда тугыз әсирнең, немец бомбардировщигына утырып, концлагерь тәмугыннан качуы турында сөйләнә. Фильмны төшерүгә старт Кронштадта  – «Бөек кенәз Константин» фортында бирелгән. Иҗади эш май аенда Казанда дәвам иттереләчәк. Тимер Бекмамбетов әйтүенчә, башкалабызда озак еллардан соң  – 1957 елда Девятаевка Советлар Союзы Йолдызын тапшыру күренешләре төшереләчәк. Блокбастерда Бөек Ватан сугышы чорында Девятаевның хатыны турында – каһарман ирен концлагерьдан көтүе күренешләрендә дә Казанны күрәчәкбез.

Режиссер матбугат конференциясендә Казанда яшәүчеләрне «массовка»га чакырган. Моның өчен ун меңләп кеше кирәк булачак икән. Фильмны төшерү барышында Татарстан башкаласында Бөек Ватан сугышы чорын һәм 1960 нчы елларны «торгызу» күздә тотыла.


Фикер өстәү