Гаилә корырга теләүчеләрне Мәрҗәни мәчетенә чакыралар

Иртәгә, Рәҗәб аеның икенче көнендә, Казан шәһәренең Мәрҗани мәчетендә кичке биштә (17.00) «Безнең никах» дип исемләнгән очрашу узачак. Әлеге очрашуга өйләнергә, кияүгә чыгарга ниятләре булган яшьләр, балаларын олы тормыш юлына озатучы әти-әниләр чакырыла, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте. 

Әлеге чара Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әти-әнисе никахлашкан көн — Рәгаиб кичәсе якынлашу уңаеннан үткәрелә.

Катнашучыларны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Аксакаллар шурасы рәисе урынбасары, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин, мәчет имамнары Ансар хәзрәт Мифтяхов, Исмәгыйль хәзрәт Биккинин, танылган алып баручы, мөнәҗәтләр башкаручы Ильяс Халиков сәламләячәк.

Кичә дәвамында яшьләр чәй өстәле янында никах буенча сорауларга җаваплар алачак, татар халкының гаилә коруга кагылышлы гореф-гадәтләре белән танышачак, вәгазьләр, мөнәҗәтләр тыңлаячак, викториналарда катнашачак.

Очрашу барышында хәзрәтләр яшь парларга шәригать кануннары буенча гаилә коруның мөһимлеге, никахның шартлары, тәртипләре турында мәгълүмат җиткерәчәк. Чарада гаилә институтын ныгыту мәсьәләләренә игътибар биреләчәк.

Гаилә институтын ныгыту һәм үстерү Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып тора. Җәмгыятьтә гаилә кыйммәтләрен саклауга юнәлтелгән чаралар Казыйлар шурасы, Голәмәләр шурасы, нәзарәтнең социаль үсеш бүлеге, мәчетләр каршындагы гаилә үзәкләре һәм мөфтиятнең ышаныч телефоны хезмәте тарафыннан гамәлгә ашырыла.


Фикер өстәү