Ни сәбәпле Кариев театрында «читка»лар русча ясала?

Кариев театрында рус телендә читкалар ясау «ASYL» драматургия конкурсына рус телендә килгән пьесаларны тәрҗемә итү чыгымнары өчен акча каралмауга бәйле. Театр директоры Гүзәл Сәгыйтова бу пьесаларның бары тик бер генә тапкыр укылачагына ышандыра.

«Безгә «читка»лар өчен акча бирелмәде. Аларны тәрҗемә иттерү театр өчен зур чыгымнар булыр иде. Без театрның баш режиссеры һәм конкурсның жюри рәисе Ренат Әюпов белән киңәшләштек тә, «читка» ул бер көнлек әйбер, язылган әсәр оригиналда яңгырасын дигән фикергә килдек», — диде Гүзәл Сәгыйтова.

«Пьесалар уку тамашачы алдында узачак. «ASYL» конкурсы матбугатта аз яңгырады кебек. Безнең нинди сыйфатлы, нинди идеяле пьесалар җиңгәнен күрсәтәсебез килде. Аларның кайберләре «Тамга» лабораториясенә дә үтәргә мөмкин. Ул очракта алар татарчага тәрҗемә ителәчәк, әлбәттә», — дип дәва итте ул.

Гүзәл Сәгыйтова «ASYL» Бөтенроссия драматургия конкурсының шорт-битенә кергән җиде татар пьесасының рус теленә тәрҗемә ителүен һәм рус телле экспертлар тарафыннан укылган булуын ассызыклады.

Кариев театры балалар, үсмерләр һәм яшьләр аудиториясе өчен «ASYL» бөтенроссия драматургия конкурсы уздырды. Нигезләмә буенча билгеләнгән дүрт җиңүче булган пьесалар 13 февральдә Кариев театрының Кече залында укылачак. Болар — Галимҗан Гыйльманов, Игорь Витренко белән Александр Тюжин, Алексей Житковский, Анна Донатова пьесалары.

Әлеге әсәрләрнең берсе генә татар телендә. Аны укуны режиссер Резеда Гарипова әзерләячәк. Калган пьесаларның рус телендә «читка»сын Булат Минкин, Эльдар Гатауллин, Ангелина Мигранова белән Родион Сабиров әзерли.


Фикер өстәү