НТВ каналы «КамАЗ-мастер» командасы  турында сериал төшерә башлаган

НТВ каналы  легендар «КамАЗ-мастер» командасы  турында  «Мастер» дип аталган сериалның төшерелә башлавын хәбәр итте.  Сериалның сюжеты уйланып табылган, команда тормышындагы реаль вакыйгаларга бәйле түгел, дип хәбәр итә телеканалның матбугат хезмәте.

Сериалда төп рольләрне  Анатолий Белый, Игорь Петренко, Антон Васильев, Макар Запорожский, Аристарх Венес, Никита Павленко һәм Линда Лапиньш башкара. Картинада шулай ук Ингрид Олеринская, Олег Филипчик, Сергей Шәкуров һәм Ангелина Поплавская катнаша.

Эпизодлар  Чаллы, Казан, Мәскәү, Әстерхан шәһәрләрендә һәм Казахстанда, шул исәптән ралли узган “Ефәк юлы” трассасында  төшереләчәк дип көтелә.  Картинаны  Федор Бондарчукның Art Pictures Vicion компаниясе төшерә.


Фикер өстәү