Песошин Яшел Үзән районын салымнар буенча бурычларны киметү өстендә эшләргә чакырды

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Яшел Үзән районы җитәкчелегенең игътибарын республиканың берләштерелгән бюджетына салым бурычларын киметү буенча эшне оештыруга юнәлтте. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Яшел Үзән шәһәре һәм район Советларының уртак утырышында хәбәр итте.

Песошин сүзләренә караганда, агымдагы елның 1 гыйнварына район буенча бурыч күләме 22 процентка арткан һәм 230 млн сумга җиткән. «Бу акчалар социаль юнәлештәге бурычларны башкаруга чараларны киңәйтү мөмкинлеген бирер иде», — дип искәртте ул.

Премьер-министр Татарстанда эшмәкәрләргә төрле юнәлешләр буенча ярдәм күрсәтелүен әйтте. Узган ел бу максатларга республика бюджетыннан 2,6 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән иде.

«Эшмәкәрлекне үстерү өчен булган яңа мөмкинлекләр үзмәшгульләр өчен махсус салым режимы бирә. Яшел Үзән районында 2 меңнән артык кеше үзмәшгуль булган», — диде ул.

«Татар-Информ»

Фикер өстәү