Президент Әгерҗе районы авыл хуҗалыгы тармагына анализ ясарга кушты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына Әгерҗе районының авыл хуҗалыгы тармагына җентекле анализ ясарга кушты. Республика җитәкчесе бүген район советының киңәйтелгән утырышында катнашты.

Районга соңгы елларда күп кенә социаль программалар буенча җитди ярдәм күрсәтелгәнен билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Бүгенге төп бурыч – Татарстанда яшәүчеләрнең тормыш муллыгын тәэмин итү. Районда уртача хезмәт хакы – 33,54 мең сум. Республика буенча 21 нче урында, дигән сүз бу.

Кешеләребезнең тормышын яхшырту өчен төп шарт – ул да булса икътисадны тотрыклы үстерү. Әмма, Президент билгеләп үткәнчә, Әгерҗе районының үсеше әллә ни искитәрлек түгел. Район узган ел йомгаклары буенча муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсеш рейтингында соңгы – 45 нче урынны алган. Шул ук вакытта биредә кече һәм урта эшмәкәрлек хуҗалыклары саны ягыннан да иң начар күрсәткечләрнең берсе күзәтелә: бу өлкәдә эшләүчеләр саны мең кешегә нибары 58 кеше туры килә.

Татарстанда Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең өйрәнү нәтиҗәләренә караганда, Әгерҗе районында эшмәкәрләрнең 22 проценттан артыграгы үзләренең эшен җәелдерергә әзер, әмма җирле хакимият эшмәкәрлекне үстерүгә карата сүлпәнлек күрсәтә.

Рөстәм Миңнеханов районның көндәшлек буенча өстенлекле якларына игътибар итте. Иң элек бу – зур тимер юл узелы – Әгерҗе станциясе. Товарлар ташу-җибәрү өчен бик зур уңайлык, дигән сүз. Әгерҗедән 30 чакрым ераклыкта гына – Удмуртия башкаласы Ижау шәһәре. Куллану базары да янәшәдә генә, димәк.
Биредә төп тармак – авыл хуҗалыгы. Район икътисадында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең өлеше 30 проценттан артыграк тәшкил итә. Шул ук вакытта Әгерҗе агросәнәгать комплексында хезмәткә түләү буенча арттан икенче – 42 нче урында тора: уртача хезмәт хакы 16,8 мең сум тәшкил итә. Моннан тыш биредә соңгы ике елда мөгезле эре терлекнең баш саны нык кимүгә юл куелган.
Район игенчелек күрсәткечләре буенча йомгаклау рейтингында соңгы – 43 нче урында.

Утырышта Президент шулай ук Әгерҗедә яңа поликлиника булдыруны сәламәтлек саклау объектларын төзү планына кертергә кушты. Узган елда районда илле урынга исәпләнгән күп функцияле үзәк, модульле фельдшер-акушерлык пункты, табиб амбулаториясе, биочистарту корылмалары, ике спорт мәйданчыгы, «Орешник» мәдәният һәм ял паркы төзелгән. Моннан тыш Әгерҗедә 9 нчы балалар бакчасы, күп фатирлы 12 торак йорт капиталь төзекләндерелгән.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, районда яшьләр мәдәни-ял үзәген төзү мөмкинлеген дә карарга кирәк.

Ул республиканың шәһәр мохите объектларын төзекләндерү буенча илебездә лидерларның берсе булып торуын билгеләп үтте. Мәсәлән, Татарстанда «Безнең ишегалды» дип аталган киң колачлы программа тормышка ашырылып килә. Быел шушы программа нигезендә Әгерҗедә 23 ишегалды төзекләндерелергә тиеш.

Сүз уңаеннан, Президентның Әгерҗегә сәфәре барышында Энергетиклар урамында калкып чыккан 16 фатирлы торак йортка күченү тантанасында да катнашуын әйтеп үтик. Әлеге йорт Президент каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан «Аренда торагы» программасы буенча төзелгән. Фатирлар бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең (медицина хезмәткәрләре, табиблар) гаиләләренә һәм ятим балаларга бирелгән.

Фото: tatarstan.ru


Фикер өстәү