Путин Мөхәммәтшинга Конституциянең милли телләр турында ничек кайгыртачагы хакында әйтте

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга, милли республикаларда яшәүчеләргә туган телләрен саклауны гарантияләү өчен, Россия Конституциясенә нинди төзәтмәләр кабул итү планлаштырылуын аңлатты.

«Күпконфессияле һәм күпмилләтле ил буларак Россия өчен телләр күптөрлелеге гаять мөһим. Мин безнең көчебез шундый төрле булуда дип күп тапкыр әйттем. Чөнки Россиядә яшәүче һәр халыкның уңай сыйфатларын кушу бары тик мультипликатив нәтиҗә бирә һәм безнең илне ныгыта. Нәкъ менә шуннан чыгып, Михаил Пиотровский элек Конституциядә булмаган нәрсәләрне формалаштырган. Һәм безнеке кебек ил өчен гаять мөһим әйберне язган.

Мин моны укыйсым килә: «Дәүләт этномәдәни һәм телләр күптөрлелеген саклауны гарантияли». Шуңа күрә бу уңайдан сезгә борчылу белдергән кешеләр сезнең белән безне ишетергә тиеш. Бу төзәтмәләрне кабул итү нәкъ менә аларның борчуларын хәл итәргә тиеш.

Беренче тапкыр Конституциягә кертеләчәк нигезләмә буенча дәүләт Россия халыкларының телләре күптөрлелеген якларга тиеш булачак», — диде Путин төзәтмәләр кертү турындагы тәкъдимнәрне әзерләү буенча эшче төркем әгъзалары белән очрашуда.

Россия халыкларының туган телләрен саклау турында борчылуларны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президентына әйтте. Ул кичә Татарстан укытучылары бергәлеге вәкилләре — сыйныф җитәкчеләре, мәктәп директорлары, методик совет әгъзалары белән очрашуын сөйләде.

«Алар хуплый, аңлау белән карый. Алар милли республикаларда милли телләрне укыту мәсьәләсен күтәрә башлый. Кысу, тыю булмасмы һәм бу Конституциядә ничек билгеләнәчәк», — дип сорау куйды Татарстан парламенты җитәкчесе.

Татар-информ

 


Фикер өстәү