Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рәгаиб кичәсе якынлашу уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Риваятьләрдә Рәгаиб кичәсендә безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең әти-әнисе — Габдулла белән Әминә никахлашкан дип хәбәр ителә. Аллаһы Илчесе салләлаһү гәләйһи вә сәлләм үзе үк бу төн турында болай дип әйткән: «Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы төнне ваемсызлыкта үткәрмәгез. Чөнки бу төнгә фәрештәләр Рәгаиб дип исем кушканнар».
Моңа өстәп, мөселманнарга Коръән уку, зикер кылу һәм Аллаһы Илчесе салләлаһү гәләйһи вә сәлләмгә салаватлар әйтү тиешле. Шул рәвешле, Рәгаиб кичәсе Рамазан аенда тотылачак олуг ураза гыйбадәте алдыннан иманны сафландыруда беренче адым булып тора.
Барлык дин кардәшләремне Рәгаиб кичәсе белән тәбрик итәм һәм бу төн Татарстанның һәр гаиләсе өчен иминлек һәм бәрәкәткә ирешү чарасы булуын сорап, догалар кылам», диелә мөрәҗәгатьтә.