Рөстәм Миңнеханов: “Һәр ветеран белән күрешеп чыгыгыз!”

Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы киңәшмәдә Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү чаралары турында сөйләштеләр.

– Бөек Җиңү көнен билгеләп үтәргә 79 көн калды. 2020 ел – ил күләмендә Хәтер һәм Дан елы дип игълан ителде. Сугышта катнашучыларның исемен мәңгеләштерү буенча республикада узачак чараларны тизләтергә, оешкан төстә алып барырга кирәк, – диде Президент.
Министрлыклар, ведомстволар, район җитәкчеләреннән башлап, беркем дә читтә калмаска тиеш. Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан сугыш ветераннарын истәлекле медаль белән бүләкләячәкләр. Аны 8 майга кадәр тапшырып бетерергә тиеш булсалар да, Президент өлкәннәрне озак көттермәскә, ул эшне иртәрәк төгәлләргә чакырды. Пенсия фонды бүлекләре исә федераль һәм республика өстәмәләрен түләячәк. Россия Президенты Владимир Путин указы буенча сугыш инвалидларына, сугышта катнашучыларга, элеккеге фашист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыннарына, “Ленинград камалышында яшәүчегә” билгесе белән бүләкләнүчеләргә – 75 мең сум, тыл хезмәтчәннәренә, концлагерьлардагы балигъ тоткыннарга 50 мең сум акча биреләчәк. Республикадан да өстәмә түләү булачак. 75 мең сум алучыларга – 25 мең сум, тыл хезмәтчәннәренә һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннарына 5әр мең сум акча өстәләчәк. Ул акчаны тапшыру буенча да районнарда комиссияләр оешкан.
– Акча бирүне кешеләрчә оештырырга кирәк. Килегез дә алып китегез, дип түгел. Һәрберсе белән аерым күрешеп чыгыгыз, – дип кисәтте Рөстәм Миңнеханов.
Бөек Ватан сугышында Татарстаннан 185 кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. Шуның берсе – Борис Кузнецов та әлеге киңәшмәдә катнашты. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева чыгышында әйтеп үткәнчә, республикада чаралар бер көнлек яки бер айлык кына түгел, даими алып барыла. Ветераннарның сәламәтлеген тикшерәләр, хастаханәләрдә дәвалау оештыралар, югары технологияле операцияләр ясыйлар. Өйләрен, фатирларын төзекләндерәләр. “Демография” илкүләм проектының “Өлкән буын” проекты буенча дәвалау оешмаларында өлкәннәргә хезмәт күрсәтүче гериатрия кабинетлары ачылган. Ветераннар белән аралашуда волонтерлар активлык күрсәтсә, матди ярдәм буенча, җирле шәхси эшмәкәрләр дә үз өлешен кертә икән. Җиңү көне узгач, бәйрәм чараларын иң яхшы оештырган районнар исеме игълан ителәчәк.
– Быел бер үк вакытта Татарстанның да 100 еллыгы. Шул уңайдан ике төрле чара бер-берсенә комачауламаска тиеш, – дип киңәшмәдә катнашучыларга Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев мөрәҗәгать итте. – Аларны ничек оештырырга икәнен алдан уйлансак иде.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү