Рөстәм Миңнеханов: Елны уңышлы гына, уңай күрсәткечләр белән төгәлләдек

Узган ел Татарстан икътисады өчен уңышлы булды. Әмма илкүләм проектларны тормышка ашыру өчен чын мәгънәсендә ыргылышлы үсеш кирәк. Президент Рөстәм Миңнеханов Икътисад министрлыгы коллегиясендә шундый фикер җиткерде.

Ул коллегиядә чыгыш ясаган икътисад министры Фәрит Габделганиевның Татарстан җирендә эшмәкәрлекне үстерергә кирәклеге турындагы фикере белән килеште. Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләргә бизнесны үстерүнең һәр этабында район хакимияте башлыгының ярдәм итәргә тиешлегенә басым ясады. Аның әйтүенчә, узган елның тугыз аендагы мәгълүматларга караганда, уртача алганда, республикада бер мең кешегә 43 кече эшмәкәрлек оешмасы туры килә. Бу җәһәттән иң начар күрсәткечләр – Әгерҗе, Кайбыч һәм Әтнәдә. Кече һәм урта эшмәкәрлек секторында шөгыльләнүче халык саны да төрле районда төрлечә. Әгәр республикада уртача күрсәткеч 1 мең кешегә 121 кеше булса, иң артта калучылар Сарманда, Баулыда, Аксубайда. Рөстәм Миңнеханов районнарда кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү өчен махсус инфраструктура булдыру зарурилыгын игътибар үзәгенә алды.

  • Елны уңышлы гына, уңай күрсәткечләр белән төгәлләдек. Әмма без беркайчан да үз эшебезгә мөкиббән китеп утырмаска тиешбез, дип саныйм, – дип басым ясап әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Моңа мисал итеп ул 2019 елда республикада икътисади үсеш күрсәткечләренең югары булмавын китереп үтте. Президент әйтүенчә, халыкара вазгыятьнең бик катлаулануына һәм башка факторларга карамастан, Татарстан икътисадын ыргылышлы төстә үстерү өчен барлык мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәк. Юкса илкүләм проектларны тиешенчә гамәлгә ашырып булмаячак.

  • Иң мөһиме шул. Икътисади үсештән башка гына тормышны яхшырту, илкүләм проектларны хәл кылу һәм Россия Президенты Юлламаларындагы карарларны үтәү мөмкин түгел, – дип мөрәҗәгать итте утырышта җыелган халыкка Рөстәм Миңнеханов.

Ул республиканың икътисадны, инфраструктураны үстерүдәге, инвестицияләр җәлеп итүдәге уңышларыннан канәгатьлек хисләре кичереп, тынычланып утырырга ярамавын искәртте.

  • Макталганда, барысын да булдырабыз, бездә барысы да әйбәт кебек тоела. Әмма кимчелекләребез дә юк түгел, министрлыклар һәм муниципалитетлар арасыннан тиешле югарылыкка чыга алмаучыларыбыз бар, – диде республика җитәкчесе.

Ул иң элек инжиниринг үзәкләренең, федераль үзәктән һәм республика бюджеттан күп акча алуларына карамастан, чиктән тыш нәтиҗәсез эшләвен әйтте һәм хөкүмәткә моның сәбәпләрен ачыкларга кушты.

– Мин бездә бар да эшли дип уйладым, үзем карап бетермәгәнмен. Бездә – бардак! Ә федераль һәм республика акчалары бит аларны җиһазландыруга тотылган, ә нәтиҗәлелек гаять түбән. Оят һәм хурлык, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Хөкүмәткә йөкләмә бирәм – бу мәсьәләне өйрәнергә һәм хәл итәргә!

Рөстәм Миңнеханов коллегиядә республика өчен үтә мөһим тема – инновацион үсеш темасын да читләтеп үтмәде.

  • Без – инновацион төбәк, дип сөйләргә яратабыз. Мәгълүматларны карап чыктым. Кытайда соңгы 17 ел эчендә бер елда теркәлгән патентлар саны 26 тапкыр арткан. Ә бездә? Илебездә бирелә торган патентларның нибары 2 проценты гына Татарстанга туры килә, – диде ул.

Президент уйлап табу-ачышлар ягыннан республика вузлары эшчәнлеген анализларга кушты.


Фикер өстәү