Рөстәм Миңнеханов губернаторларның бөтенроссия рейтингы өчлегенә керде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов февраль аенда, «Давыдов.Индекс» эксперт челтәре белгечләре төзегән, төбәк җитәкчеләренең «Хакимият индексы» гомумроссия рейтингы лидерлары өчлегенә керде.

Политологлар исәпләве буенча, ТР Президенты 620 млн административ берәмлек күрсәткече белән өченче урынны алган. Мәскәү мэры Сергей Собянин  905 млн административ берәмлек белән беренче урында урнашкан һәм Чечняның башлыгы Рамзан Кадыйров 650 млн берәмлек белән икенче урынга чыккан.

 


Фикер өстәү