Рөстәм Миңнеханов «Нәфис Косметикс» генераль директоры Рөстәм Нуриев белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Нәфис Косметикс» АҖ генераль директоры Рөстәм Нуриев белән очрашты. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Очрашу кысаларында компаниянең җитештерү эшчәнлеге нәтиҗәләре, продукцияне экспортка чыгару үсеше, шулай ук предприятие куәтләрен модернизацияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар», диелә хәбәрдә.

«Нәфис Косметикс» — көнкүреш химиясе һәм косметик продукция җитештерүче, аның җитештерү комплексы Казанда урнашкан.


Фикер өстәү