«Рөстәм Миңнехановның төп йөкләмәсе шундый: низаг аркасында кешеләр зыян күрмәсен»

Чаллыдагы җәмәгать транспорты белән бәйле мәсьәләгә карата Президент Рөстәм Миңнеханов нинди фикердә тора? Киләсе атнада кем белән очрашырга планлаштыра? Кремльнең рәсми вәкиле Лилия Галимова, гадәттәгечә, журналистлар соравына җавап бирде.

Аның сүзләре буенча, бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнаша. Совет массакүләм балалар һәм яшүсмерләр спортын һәм физик культураны үстерү мәсьәләләренә багышлана. Рөстәм Миңнеханов анда спорт резервын әзерләү системасын үстерүнең иң яхшы тәҗрибәләре турында чыгыш ясаячак.

– Ел саен республика уртача 30га якын зур һәм кечкенә халыкара спорт чарасы уздыра. Спортны популярлаштыруның мөһим башлангыч ноктасы, һичшиксез, Универсиада. Бүген 10 млн 700 татарстанлы даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә. Монда булган инфраструктура да зур роль уйный, – диде Лилия Галимова.

Моннан тыш, ул Президентның спорт объектларын капиталь төзекләндерүне финанслау күләмен арттыру һәм ел саен 500 млн сумлык бишьеллык программа эшләү карары барлыгын да искә төшерде. Лилия Галимова әйтүенчә, бүген 91 мең бала 170 спорт мәктәбендә шөгыльләнә. Алар даими рәвештә модернизация уза. Киләчәктә дүрт ябык манеж төзү планы бар.

Киләсе атнада исә Рөстәм Миңнеханов Бохара өлкәсе хакиме Уктам Барноев белән күрешәчәк. Очрашуда ике арадагы хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре турында фикер алышырга ниятлиләр. Биредә республикада җитештерелгән продукция – “КамАЗ” автомобильләре, аңа запас частьлар, транспорт, махсус билгеләнештәге, йөк ташый торган һәм пассажир вертолетлары, нефть химиясе сәнәгате продукциясе, авыл хуҗалыгы техникасы, нефть-газ җиһазларын Үзбәкстанга сатуны тагын да киңәйтү турында сүз барачак. Әйтергә кирәк, узган ел ике ил арасындагы товар әйләнеше 195 миллион долларга арткан.

Журналистлар Чаллыдагы җәмәгать транспорты белән бәйле мәсьәләгә карата Президентның фикере белән дә кызыксынды. Рөстәм Миңнеханов, мэрия һәм КамАЗ җитәкчелеге арасында килеп чыккан низаг аркасында шәһәрдә яшәүчеләр зыян күрмәсен өчен, бу мәсьәләне тиз арада чишәргә кушкан.

– Хуҗалык итүче субъектлар арасында нинди генә проблемалар килеп туса да, Рөстәм Миңнехановның төп йөкләмәсе шундый: әлеге низаг аркасында кешеләр зыян күрмәсен, – диде Галимова.

Аның сүзләре буенча, бүген шәһәрдә маршрутларга аз кеше сыйдырышлы автобуслар чыгуга бәйле рәвештә билгеле бер кыенлыклар килеп туган.
– Минем белүемчә, шәһәрнең башка төрле транспорт, күп кеше сыйдырышлы автобуслар сатып алуга бәйле планнары бар инде, – диде Лилия Галимова.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү