Әнисез калган ятимнәргә ярдәм турында: «Радик килсә, җаен табарбыз!»

Кичә Биектауда яшәүче Фәтхуллинар гаиләсе хакында язган идек. Диләнең апасы Ләйсән игезәк кызларны ашатыр өчен катнашма ала алмавын, балаларны дәвалар өчен мөмкинлек булмаганын хәбәр иткән иде. Без мәсьәләгә ачыклык кертү өчен баш табибка шалтыраттык.

Әмма үзе белән сөйләшә алмасак та, аның урынбасары Фасил Вәлиев белән аралаштык. Баштарак, Татарстанның Сәламәтлек Саклау министрлыгы бернинди аңлатма бирергә кушмады дисә дә, соңрак ул бу проблеманы хәл итеп булыр дип ышандырды.
– Безгә балаларның әтисе Радик үзе мөрәҗәгать итсә, берәр җаен табарбыз. Кулдан килгәнчә, сабыйларга ярдәм итәргә тырышырбыз”, – диде.


Фикер өстәү